Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Туган авылыбызны бергәләп үзгәртәбез”

Районның иң зур торак пункты Шәледә яшәүчеләр ел саен үзара салым буенча республика программасында актив катнашалар. Хәзер төп басым юлларны ремонтлау ясала, узган ел акчаларны урамнарны яктырту эшенә тотканнар. Шәлелеләр җыелган акчаларның юкка китмәвен, авылның көннән-көн матурая, ямьләнә баруын яхшы күрәләр.

Шәле авыл җирлеге составына өч торак пункт керә: Шәле, ТатЦИК һәм Люткино. Барлыгы 1212 йорт, 46 урам, авыл эчендәге юлларның озынлыгы 47 километр. Тукай урамы иң озын  урам -  дүрт километрга якын.
- Республика программасы буенча без беренче көннән үк эшлибез, - диде авыл җирлеге башлыгы Илшат Әхмәтҗанов, - узган ел авыл халкыннан 534 мең сум, республика ярдәме белән 2 миллион сумнан артык акча җыелды.
Узган ел урамнарны яктырту эшләре төгәлләнде, хәзер баганаларда 317 яктырткыч лампа яна.
Моңа кадәр алар 131 иде, аларны да яңаларга алыштырдык. Шулай ук чишмәләрне төзекләндерү эшләре дә тәмамланды. Безнең дүрт чишмәбез бар. Шәле-Саескан Тавы трассасында тагын бер чишмәне төзекләндердек һәм аны "Юлчы" дип атадык.
Яңа зират территориясен профнастил белән коймалап алдык, аның территориясе ун гектар мәйданны били. Элегрәк иске зират территориясенә койма куйган идек.
Хәзер безнең төп бурыч - юлларны ремонтлау. Әлбәттә, бик катлаулы - чокыр-чакырлы участоклар булды. Юл төзүчеләр ярдәме белән бу проблемалы зоналарны рәткә китердек, хәзер теләсә нинди пычракта да барлык урамнар буйлап узарга мөмкин.
Быел 2450 метр юл ремонтланды. Шәленең Таҗиев, Почтовая, Советская, Новая, Дружба, Тукай урамнарында, ТатЦИкның Советская урамында кайдадыр ремонт тулысынча башкарылган, кайдадыр төгәлләнү стадиясендә. Берничә урам, шул исәптән, яңалары да кала. Шулай ук су белән тәэмин итү эшләрен төгәлләргә кирәк.
Кызыл Йолдыз һәм Муса Җәлил урамнары арасындагы тыкрык ремонтланды. Урамнарда юл билгеләре, авылның төрле урыннарына дүрт янгын гидранты урнаштырылды.
Әлбәттә, авылны төзекләндерүдә безнең халык та хәлдән килгәнчә ярдәм итә. Исламгали Мөхетдинов, Рифат Әхмәтҗанов, Кадыйр Илмәтов, яшьрәкләрдән бертуган Рафис һәм Алмаз Мөхетдиновлар, Равил һәм Рөстәм Абдуллиннар, Йосыф Әманов, Равил Сәлахиев һәм башкаларны билгеләп үтәсе килә. Алар эшче көчләр белән генә түгел, ә автотранспорт һәм башка техника белән дә булышалар. Уртак тырышлык белән без туган авылыбызны бергә яңартабыз.
Имам-хатыйбыбыз Тимур хәзрәткә аерым рәхмәт әйтәсе килә, ул да бар эштә ярдәм итә.
- Без хатыным Фәридә белән ел саен үзара салым буенча республика программасында катнашабыз, - ди пенсионер Исламгали Мөхетдинов, - безнең авылда башкарылган эшләр  сөендерә. Без үзебез Дружба урамында торабыз, тиздән монда да юлны тулысынча ремонтларлар дип уйлыйм. Авылның бөтен кешесе бергә җыелсак, акча да күбрәк булыр, эш тә тизрәк барыр иде.
- Мин Исламгали абый белән тулысынча килешәм, - диде Алмаз Мөхетдинов, - бу программаның авылга ярдәме бик зур. Без Вахитов урамында торабыз, хатыным белән җирле мәктәптә укытучы булып эшлибез, анда барып җитү шактый ерак. Ә хәзер күпкә уңайлырак, юллар әйбәт. Тиздән бик тиз караңгылана башлаячак, безнең баганаларда якты лампочкалар яна. Безне, укытучыларны, бу аеруча сөендерә, чөнки хәзер укучыларыбызга да күпкә уңайлы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса