Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тырыш хезмәтләре һәм һөнәрләренә тугры булганнары өчен

“Ак барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖнең Питрәч җитештерү мәйданчыгында матур традицияләр дәвам итә, биредә һәр квартал саен юбилярларны, җитештерү алдынгыларын хөрмәтлиләр. Бу юлы кошчылык фабрикасының 45 хезмәткәре бүләкләр алды.

Питрәч җитештерү мәйданчыгы директоры Вефхвия Кахаберидзе үз хезмәткәрләрен авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлады, аларга уңышлар һәм нык сәламәтлек теләде. Ул шулай ук кошчылык комплексы эшенең район һәм республика тормышында мөһим булуын билгеләп үтте. Аннары җитештерү алдынгыларына, юбилярларга Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары тапшырды.
Бүләкләнүчеләр арасында 40 ел хуҗалыкта шофер булып эшләүче Галәветдин Сәхәбиев та бар. Аңа намуслы хезмәте өчен холдинг компаниясе медале тапшырылды.
Әнәс Юнысов утыз елдан артык йөк төяүче булып эшләгән, ул ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грамотасы белән бүләкләнде.
Грамоталар һәм Рәхмәт хатлары район башлыгы Илһам Кашапов исеменнән дә тапшырылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X