Ун меңлек чикне узучы комбайнчыларыбыз бар
Бүгенгә районда 32525 гектар мәйданның 13830 гектарында бөртеклеләр урылган, 13830 гектарда суктырылган. Гектардан уртача уңыш чыгышы 24,4 центнер. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе тәкъдиме белән урак алдынгылары билгеләнде.
1. «Нью Холланд СХ 6090», «ТС 6080», «Мега» комбайннары арасында
Айрат Галләмов - «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ механизаторы, «СХ-6090» комбайнында 10660 центнер ашлык суктырган;
Алик Мортазин - «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ механизаторы, «СХ-6090» комбайнында 10660 центнер ашлык суктырган;
Радик Нигъмәтуллин - «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ механизаторы, «СХ-6090» комбайнында 10660 центнер ашлык суктырган;
Дмитрий Луканихин - «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ механизаторы, «СХ-6090» комбайнында 10009 центнер ашлык суктырган;
2. «АКРОС», «Нью Холланд ТХ 65» комбайннары арасында
Марсель Әлмиев - «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ механизаторы, «ТХ 65» комбайнында 5944 центнер ашлык суктырган;
Рамил Абдрахманов - «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ механизаторы, «ТХ 65» комбайнында 5938 центнер ашлык суктырган;
Павел Спасеев - «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ механизаторы, «ТХ 65» комбайнында 5924 центнер ашлык суктырган.
3. «ДОН 1500», «Полесье», «КЗС-812» комбайннары арасында
Николай Дудкин - «Газовик» ҖЧҖ механизаторы, «Полесье» комбайнында 6900 центнер ашлык суктырган;
Николай Заһиров - «Газовик» ҖЧҖ механизаторы, «Полесье» комбайнында 6460 центнер ашлык суктырган;
Олег Кулагин - «Газовик» ҖЧҖ механизаторы, «Дон-1500» комбайнында 6000 центнер ашлык суктырган.
4. «Нива-Эффект», «Енисей-1200» комбайннары арасында
Евгений Сухоребрый - «Кощак» АХП ҖЧҖ механизаторы, «Нива-Эффект» комбайнында 3392 центнер ашлык суктырган;
Георгий Калашников - «Соя Колай» ҖЧҖ механизаторы, «Нива-Эффект» комбайнында 3231 центнер ашлык суктырган;
Мөдәррис Кәримов - «Соя Колай» ҖЧҖ механизаторы, «Нива-Эффект» комбайнында 2662 центнер ашлык суктырган;
5. Машина йөртүчеләр арасында
Рөстәм Нигъмәтҗанов - «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ шоферы, "КамАЗ"да 3000 тонна ашлык ташыган;
Александр Кулаев - «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ шоферы, "КамАЗ"да 2714 тонна ашлык ташыган;
Сөләйман Юсупов - «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ шоферы, "КамАЗ"да 2329 тонна ашлык ташыган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа