Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ураза Гаетен каршыларга әзерләнәбез

Бөек Ураза бәйрәме алдыннан районда хәйрия акцияләре уза. Бәйрәмне өйдә каршы алырга әзерләнәбез

Изге Рамазан аенда район хакимияте һәм мөхтәсибәте ярдәме белән ураза тотучы мохтаҗ һәм аз тәэмин ителгән мөселманнарга азык-төлек җыелмалары таратылды.
Безнең районда ел саен бөтен район күләмендә ифтар үткәрелә иде. Бу күркәм традиция быел да дәвам итте, әмма яңа форматта. Район мәчетләренең имам-хатыйбларына азык-төлек пакетларын район башлыгы Илһам Кашапов тапшырды.
- Әлеге хәйрия акциясе район башлыгы инициативасы белән үткәрелә, - диде район имам-мөхтәсибе Әббәс хәзрәт. Азык-төлек пакетлары район хакимияте, эшмәкәрләр, район оешмалары һәм учреждениеләре вәкилләре акчасына сатып алынды. Безнең районда барлыгы 20 мәхәллә бар, аларның һәркайсы тәкъдим ителгән исемлек буенча пакетлар алачак. Санитар-эпидемиологик хәлне исәпкә алып, күп кеше катнашында мәҗлесләр үткәрү туктатылды. Бу мәҗлесләргә ифтарлар да керә, шуңа күрә быел азык-төлек пакетларын өләшергә карар кылынды.
Салкын Чишмә мәчете имам-хатыйбы Әнвәр Гибатов үз мәхәллә кешеләре өчен азык-төлек җыелмалары алырга тормыш иптәше Мәүлия абыстай белән килгән иде.
- Безгә азык-төлек җыелмалары белән утыз пакет алырга туры киләчәк, без аларны өлкәннәргә һәм мохтаҗларга өләшәчәкбез. Авыл халкы исеменнән Илһам Миңнехановичка һәм әлеге игелекле акциянең спонсорларына рәхмәт әйтәсе килә, - диде алар.
Иң күп пакетны (барлыгы 60 данә) Татар Казысы мәчете имам-хатыйбы Әхмәт Хәкимов алды. Иң күп ураза тотучылар бу авылда.
- Бу изге эшкә катнашы булган һәркемгә сәламәтлек һәм иминлек телим, - дип билгеләп үтте ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса