Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урман янгыннарын булдырмау өчен Питрәч районында патрульлек алып барыла, кизү тору оештырыла

Шулай ук барлык урман техникасы әзерләнгән

Җәй башлану белән урманнарда янгын чыгу куркынычы туа. Питрәч урманнары 12940 гектар җир били. 

Питрәч участок урманчылыгында тәүлек буе кизү тору оештырыла, патрульлек алып барыла, барлык урман техникасы әзерләнгән. 148 километр арада минераллаштырылган полосаларны булдыру һәм яңарту эшләре тәмамланып килә. Урман фонды янындагы территориядә янгын куркынычы сезонына кадәр 4 гектар мәйданда белгечләр контролендә коры үлән яндырдылар.
Безнең районның участок урманчысы Булат Галимуллин ассызыклап үткәнчә,урманны саклау - бөтен халыкның уртак бурычы.

Питрәчлеләрдән урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүләрен, шул исәптән учакларны яндырмауларын сорыйбыз. Хокук бозуларны ачыклаганда гражданнарга өч мең сумга кадәр, ә янгынга каршы махсус режимда - биш мең сумга кадәр штраф салачаклар, - дип билгеләп үтте ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса