Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Уяу булсагыз, акчагыз янда калыр”

Сезнең мошенникларга каршы тора алуыгыз турында уйланганыгыз бармы. Юк икән - бу бик начар. Безнең районда агымдагы елның беренче кварталында интернет һәм мобиль элемтә ярдәмендә мошенниклыкның унга якын очрагы теркәлгән. Мошенниклык корбаннары шактый акчаларын югалтты, ә менә андый җинаятьчеләрне тоту җиңел һәм тиз башкарыла торган эш түгел. Россия Эчке эшләр...

- Район халкына әлеге куркыныч кайдан янарга мөмкин? Бу нәрсә белән бәйле?

- Мобиль элемтә һәм интернет киң колач ала барган саен, мошенниклар әлеге средстволардан активрак файдалана. Хәзерге вакытта мошенниклыкның әлеге төрләре киң таралган, чөнки явыз ниятле әлеге кешеләр корбанына читтән торып тәэсир итә, аларның мошенниклар кармагына эләгү куркынычы да зур. Барысы да бик тиз эшләнә. Җинаятьчеләр кеше белән оста идарә итә, тегесе нәрсә дә булса уйлап өлгерергә дә җитешми. Агымдагы ел башыннан питрәчлеләр берничә тапкыр безнең өчен яңа булган социаль мошенниклыкка юлыга - "Вконтакте" социаль челтәре аша. Шулай ук интернет-кибетләр куркыныч яный торган зона булырга мөмкин. Алар аша бернинди гарантиясез, товар бәясенең бер өлешен түләп, әйбер сатып алу - җиңел юл белән баерга теләүчеләр өчен бик яхшы мөмкинлек. Монда төрле вариантлар бар. Шуңа күрә, кеше нинди дә булса карарга килгәнче, башта ныклап уйларга тиеш.

- Монда кеше алдалауның мөмкин булган нинди схемалары бар? Алар кармагына эләгүдән ничек сакланырга?

- Андый схемалар бик күп, берничәсе турында сөйләгәнебез дә бар. Мәсәлән, нәрсә дә булса сатып алырга теләгән гражданга кызыксындырырлык тәкдимнәр ясап, аны ялгыш фикергә килергә этәрәләр, әмма алар килешүне тиешенчә үтәмиләр. Тагын бер төре - Интернет белдерүләрдә күрсәтелгән мобиль телефон номерларыннан файдалану. Нәрсә дә булса сатучы питрәчле телефонына билгесез кешеләр чылтырата. Бездә андый очраклар булды. Шунысы гаҗәпләндерә, мошенниклар корбаны аларның һәр кушканын үтәп бара. Кешеләр үзләренең банк карталары мәгълүматларын хәбәр итә, җинаятьчеләр номерларына "Мобиль банк" хезмәтләрен тоташтыра, банкоматларда үзләренә аңлашылмый торган саннар кодларын җыя һәм башкалар. Ә бит болай эшләргә бөтенләй кирәкми.

- Мондый очракларда нишләргә?

- Беренче чиратта - үзең белмәгән, үзең күрмәгән кешеләргә ышанмаска кирәк. Әгәр дә инде банкомат карталарыннан, интернеттан, төрле мобиль элемтә мөмкинлекләреннән үзлегегездән файдалана алмасагыз, якыннарыгыз яки танышларыгыздан ярдәм сорагыз. Андый очракларда чиктән тыш уяу булу да артык булмас. Күптән түгел генә, районда пенсионер хатын-кыз үзенең 13 мең сум акчасын югалтты, ул банкомат аша таныш булмаган кешенең телефон буенча әйткәннәрен үтәп, мошенниклар кармагына эләгә. Ул үзен аның йорты һәм җир участогын (әлеге хатын-кызның кызы сайтларның берсендә сату турында игълан урнаштырган була)

сатып алучы дип атый. Шулай итеп, мошенник яхшы гына табыш алган. Киңәшебез шул, нинди генә алтын таулар вәгъдә итсәләр дә, таныш булмаган кешеләргә ышанмагыз. Шул чакта акчаларыгыз янда калыр.

Районда 2016 елның беренче кварталында мошенниклыкның сигез очрагы теркәлгән (шуларның җидесенә карата җинаять эше кузгатылган).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X