Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Узган төндә Кощак авылында унике сарайга ут капкан, янгында бер ир-ат имгәнгән

Янгынның мәйданы 500 квадрат метр тәшкил иткән, фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

Питрәч районы Кощак авылында төнлә 12 сарайга ут капкан, янгында бер ир-ат зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бүген 01.44 сәгатьтә республиканың Питрәч районы Кощак авылындагы Үзәк урамда янгын чыгуы хакында хәбәр килгән.

Урынга Кощак, Шигали авылларыннан ирекле янгын сагы, Ленино-Кокушкино патруль-пост хезмәте, 126нчы янын-коткару часте хезмәткәрләре һ.б. ашыгыч хезмәтләрнең вәкилләре юл тоткан.

Алар килгәндә, бер түбә астында төзелгән 12 сарайны чолгап алган була инде. Ике сәгатьтән соң янгынны тулысынча сүндергәннәр. Янгынның мәйданы 500 квадрат метр тәшкил иткән, фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

Янгынны сүндерүдә барлыгы 29 кеше һәм 13 берәмлек техника, шул исәптән Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан 16 кеше һәм 6 берәмлек техника җәлеп ителгән.

Янгында 45 яшьлек ир-ат зыян күргән, ул коткаручылар килгәнче үк утны мөстәкыйль рәвештә сүндерә башлаган. Тәне пешкән ир-атны Казанга Республика клиник хастаханәсенә озатканнар.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X