Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Вакытлы матбугат басмаларына язылу кампаниясе башланды

Сезнең 2021 елның I яртыеллыгына «Вперед» -«Алга» район газеталарына язылу өчен биш төп сәбәбегез бар.

- Газета сезнең туган җирегез, авылыгыз, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз, күршеләрегез, коллективыгыз турында яза. Әлбәттә, бу турыда уку һәркемгә кызык!
- Безнең газета Питрәч районында теркәлгән бердәнбер рәсми газета, анда районның беренче затлары, предприятие, учреждение җитәкчеләре белән кызыклы интервьюлар, җирле хакимиятнең һәрберебез тормышына кагылышлы иң мөһим күрсәтмәләре, карарлары басыла.
- «Вперед» һәм «Алга» газеталары - сезнең реклама агентлары, бизнеста ярдәмчеләрегез.
- Район газетасы - кире элемтә каналы, анда район халкы үзләрен борчыган сорауларын яза һәм җирле хакимият вәкилләреннән җаваплар ала.
- Җомга номерына «Атна вакыйгалары» («События недели») газетасы кушыла, анда сез бөтен республикадагы мөһим вакыйгалар турында укый аласыз.

Газетага үзегез өчен дә, шулай ук башкалар өчен дә районның барлык почта бүлекләре яки ТР дәүләт хезмәтләре сайтында язылырга мөмкин. Моннан тыш, безнең басмаларга хәзер мобиль кушымтада яки Россия почтасының podpiska.pochta.ru сайтында да языла аласыз.
Физик затлар өчен язылу бәясе - 759 сум, юридик затлар өчен - 849 сум. Гадәттәгечә, без газетага язылучыларыбыз өчен альтернатив вариант та тәкъдим итәбез, бәясе элеккечә – алты ай өчен 500 сум. Район үзәге оешмалары коллективларына 5тән артыграк газетага язылган очракта, аны эш урыннарына китереп бирәбез.
Шулай ук район газетасының яңа санын җир шарының теләсә кайсы почмагында алу өчен аның электрон версиясен 500 сумнан яздыра аласыз.
Безнең белән калыгыз!


Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса