Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Владимир Ленинның 145 еллыгын билгеләп үттеләр

22 апрельдә дөнья пролетариаты юлбашчысы Владимир Ленинның тууына 145 ел булды.

Ленин исеме безнең район белән тыгыз бәйләнгән. Аны Кокушкино авылына бабасы утарына сөргенгә сөрәләр. Бүгенге көндә бу авыл Ленино-Кокушкино исемен йөртә.

Ел саен Ульянов бюсты янына питрәчлеләр җыела, биредә тарихи шәхеснең туган көненә багышланган митинг үткәрелә. Бөек революционерның безнең якларда узган тормыш юлы искә алына.

Традиция буенча биредә укучыларны тантаналы рәвештә Татарстан варислары сафына кабул иттеләр.

Митингтан соң Владимир Ульянов-Ленин һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Соңыннан район мәктәпләре арасында Ленин спорт эстафетасы үткәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса