Яңа ел килә, яңа ел!
Җәмгыять

Яңа ел килә, яңа ел!

Кышның иң матур чагы, бөтен җирдә төрледән-төрле утлар балкый, чыршы һәм мандариннарның хуш исе аңкып тора. Питрәчлеләр өчен инде иртәге көннән яңа ел күңел ачулары башланып китәчәк.

Яңа ел җиткәнен һәркем - балалар да, олылар да түземсезлек белән көтә. Әлбәттә инде, декабрьнең соңгы көннәрендә һәркем үзендә арыганлык тоя, олылар бераз эштән арынып, балаларның укулардан бераз ял итәселәре килә башлый. Һәркемне ышаныч-өмет хисләре биләп ала, алар күңеле белән яңа елдан ниндидер сихри могҗиза көтә.

Шундый могҗизаларның берсе бу шимбә көнне тормышка ашачак: бу көнне 16 сәгатьтә районның төп чыршысы ачылачак. Әлеге чара балалар шәһәрчегендә булачак. Менә шул вакытта районның төп чыршысының утлары кабыначак.

Барлык питрәчлеләрне һәм район кунакларын чыршыны ачу чарасында көтеп калабыз!

0+