Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Яңа ел сынамышлары

Яңа елдан башка бер генә бәйрәм дә сынамышларга болай ук бай түгелдер, чөнки ул бит ике елның алышыну көне...

Кешеләр элек-электән бу ике көннең ниндидер күзгә күренми торган серле бәйләнештә торуын аңлаган. Яңа ел бәхет-шатлыклар алып килсен өчен, халык әйлән-бәйлән уйнаган, такмаклар әйтешкән, нинди генә киемнәр кимәгән. Шулай итеп, ниндидер ышанулар барлыкка килгән. Кайбер сынамышлар бүген дә яши бирә. Аларның берничәсен искә төшереп китик:

1. Яңа елны күңелле итеп, яхшы кешеләр белән каршы алырга кирәк. "Яңа елны ничек үткәрәсең, елың шулай була", диләр бит.
2. Бәйрәм алдыннан беркемгә дә акча биреп торырга, шулай ук бурычны кайтарырга ярамый. Бу ел буена "кредит корты" булуга китерергә мөмкин.
4. Бәйрәмгә яңа, матур кием кисәң, ел буе киемең белән мактана алачаксың икән.
6. Өстәлегезгә ипи-тоз куярга онытмагыз, шулай ук ашамлыкка тотылган акчаны санамагыз: табын мулрак булган саен яхшырак.
7. Әгәр Яңа ел төнендә күк йөзе йолдызлы икән, бу - уңыш яхшы булуга, йолдызлар күп һәм куе икән - җиләкле җәйгә. Нык салкын һәм аз гына кар сибәләп торса - ипи уңышына, җылы һәм карсыз икән - уңыш кытлыгына.
8. Яңа елда беренче сатып алучыга әйберне арзанрак биреп җибәрү гадәте яши.
9. Яңа елның беренче көнендә авыр һәм пычрак эш эшләүдән тыйганнар, янәсе, бөтен елың шундый эштә үтәчәк.
10. Кызлар Яңа елның беренче көнендә гел яңа әйбер генә кияргә тырышканнар. Яңа кием-салым берничә булса, тагы да яхшырак саналган. Бер көн эчендә берничә мәртәбә яңа кием алыштырсаң, ел буе гел матур киемнән генә йөриячәксең, дип ышанганнар.
11. Яңа ел алдыннан өйдәге ватык савыт-сабаны чыгарып ыргыта һәм тәрәзә, көзгеләрне ялтыратып юа торган булганнар.
12. Ышануларынча, мул Яңа ел табыны алдагы елда да муллыкта һәм байлыкта яшәүне тәэмин итәчәк. Шуңа күрә дә бәйрәм өстәленә хуҗалыктагы кайсы нәрсәнең мул булуын телисең, шуны куя торган булганнар - итле ризыклар, ярма, камыр әйберләре, компотлар, бал, кесәл, акча һ.б. - барысы да табынга куелган.
13. Русларда, украин, белорус, молдаваннарда баллы ботка (кутья), белен Яңа ел ризыгы булып саналган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса