Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа елны ничек каршыларга

Яңа 2016 ел Көнчыгыш календаре буенча Утлы (Кызыл) маймыл елы булачак. Ул безгә нәрсә китерәчәк һәм аны ничек каршы алырга кирәк.

Йолдызлар нәрсә вәгъдә итә

Маймыл - аралашучан, актив, дустанә, тугры җан иясе. Димәк, яңа елда танышу-аралашулар уңышлы, файдалы булачак.

Йолдызлар, 2016 ел гаилә җепләрен ныгыту, хезмәттәге бәйләнешләрне җайлау, яңа мөнәсәбәтләр кору, мәхәббәтеңне табу өчен кулай булыр, дип вәгъдә итә. Шул ук вакытта күп кешеләрдә мөстәкыйльлек, җаваплылык та артачак. Барлыкка килгән авырлыкларны кешегә салынмыйча, үз көчегез белән чишәргә тырышыгыз. Маймыл шул очракта ярдәм итәчәк.

2016 елда яңа танышулар, сәяхәтләр дә көтелә. Эчкерсез Маймыл ике тарафка да файда китерерлек танышуларны булдырып торыр, аларны кулдан ычкындырмагыз. Әмма яңа дуслар искеләрен оныттырмасын, тугры кала белегез. Маймыл - хәйләкәр, җор җан иясе, шуңа акча мәсьәләләренә сак карагыз, алданмаска тырышыгыз. Ә иң мөһиме - үзегез дә алдамагыз. Югыйсә Маймыл бик нык үч кайтарачак. Маймыл шактый җилбәзәк һәм җавапсыз да була ала, шуңа күрә иң җаваплы эшне - сәламәтлекне һәрвакыт кайгыртып торыгыз, үзегезне карап, саклап йөрегез.

Нинди кием кияргә

Яңа елны дусларыгыз яки туганнарыгыз белән күңелле, шатлыклы, шау-шулы авазларга күмелеп каршыларга кирәк. Ел төсләре киемдә генә түгел, яңа ел киче интерьерында да өстенлек итәргә тиеш.

Кызыл маймыл бер күрүдә дуслашу өчен, ут кебек янып торган җете кызыл, сары, кызыл-сары, җирән, мәрҗән (коралл) төсләре. Мут маймыл көмеш төскә дә сүз әйтмәс. Фәкать шушы көнне кию өчен генә яңа күлмәк алырга димәгән. Муеныгызга маймыл яраткан җете төстәге шарф яки муенса гына да тага аласыз. Гел киеп, инде бераз ялыктыргыч күлмәкне дә бәйрәмчә итеп үзгәртергә була. Мәсәлән, күлмәкнең яка читенә, җиң очларына ялтыравык сәйләннәрдән берәр үзенчәлекле бизәк чигеп куйсагыз, яңа күлмәк алып кигәндәй булырсыз.ИР-егетләр үзләренең гомер бакый яратып кия торган караңгы төстәге костюмнарыннан булсалар да, маймыл аларны кичерәчәк. Иң мөһиме - костюм эченнән кигән күлмәк тел-теш тидерерлек булмасын да, галстуклары күз явын алсын.

Чәчне ничек ясарга

Хатын-кызның зиннәте - чәч. Кешенең күзе иң элек чәчкә төшә. Чәч караулы булса, хатын-кыз затлы күренә. Чәчең килешле икән, кигән күлмәгеңнең ниндилеге дә мөһим түгел. Кыска чәчләрне ялтыравыклы лак сиптереп, күпертергә мөмкин. Уртача озынлыктагы чәчләрне бөдрәләтеп, иңнәргә таратып кына салсаң да матур. Озын чәчләрне исә әллә нинди әкәмәт рәвешләргә кертеп үрергә була. Ничек кенә булса да, чәч сезне бизәргә тиеш. Җиңел холыклы итеп күрсәтә торган прическалар киңәш ителми. Андыйларны маймыл дус өнәми.

Табынга нәрсә куярга

Мул табыннан башка бу бәйрәмне күз алдына да китерә алмыйбыз. Мандариннарсыз, атаклы оливьесыз нинди яңа ел булсын инде, ди!?

Ә менә тәмле тамак маймыл нәрсә ярата икән соң? Аның күңелен ничек күрергә?

Маймыл матур итеп бизәлгән табигый ризыклар ярата. Гаҗәеп бай табын әзерләү мәҗбүри түгел. Иң мөһиме - матур итеп бизәлгән булсын. Өстәлгә ак эскәтер җәеп аның өстеннән әфлисун төсендәге тар гына җәймә җәяргә була, тастымалларны, кашык-чәнечкеләрне ачык төстәге матур тасмалар белән бәйләсәң, бик матур булачак. Шул ук тасмаларны күбәләкләп бәйләп, булавкалар белән эскәтер читләренә дә беркетергә мөмкин.

Маймыл - җылы як кунагы. Җиләк-җимеш, баллы тәм-том ярата. Иң мөһиме банан турында онытмагыз. Аларны өстәлгә мулдан тезегез. Ит ризыклары арасыннан учакта яки газ мичендә әзерләнгәннәргә өстенлек бирегез. Ә менә хәмер исен маймыл бер дә яратмый икән. Моны да истә тотыгыз.

Ничек кенә булмасын, Яңа елны һәркем үзенчә каршылый. Ничек кенә каршы алсак та, уңышлы, тыныч-имин ел булсын ул. Барыгызны да Яңа ел белән тәбрик итәбез, кадерле укучыларыбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Питрђч, Яћа елга кићђшлђр