Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Якташ-геройларыбыз белән горурланабыз

    30 июньдә районда якташыбыз, Брест крепостеның легендар сакчысы, Советлар Союзы Герое Петр Михайлович Гавриловның 115 яшьлеген билгеләп үттеләр.

    - Бу көннәрдә безнең музейда кеше күп, - ди П.М.Гавриловның музей-йорты директоры Динар Шәйхетдинов. - Кеше безгә Геройны искә алырга, аның турында күбрәк белү өчен килә. Алар өчен без экскурсия үткәрәбез. Сүз уңаеннан, Петр Михайловичның туган авылына, музей-йортына килергә теләүчеләр бик күп. Безгә Казаннан да, күрше районнардан да киләләр.

    Петр Гаврилов туган көнендә "Туганайлар" газетасы хәбәрчеләре дә килде, алар экскурсия җитәкчесенең Брест крепостеның легендар сакчысы тормышы турында сөйләгәннәрне зур кызыксыну белән тыңладылар.

    - Без монда беренче тапкыр, - ди газета хәбәрчесе Ирина Муллина. - Геройның туган авылында безгә бик ошады, музейда аның шәхси әйберләре рнаштырылган. Аның батырлыгына сокланмый, аның белән горурланмый мөмкин түгел.

    Бу көннәрдә музей-йортта барлык кунакларны "Җәүһәр" ансамбле музыкаль чыгышлары белән каршы алды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: