Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яшьләр яшәргә өйрәнә

Бу көннәрдә төрле тармаклардан яшь кешеләрнең социаль проектлауга өйрәнүләре булып узды. Ул " 2011-2015 елларга Татарстан Республикасы авыл яшьләре" озак вакытка исәпләнгән максатчан программаны гамәлгә ашыру кысаларында үтте.

Бүгенге көндә социаль инновацион проектлау яшьләр даирәсен үстерү факторы булып тора. Ул шәхеснең ныгуына, социализациясенә, билгеле бер күнекмәләр алуга һәм яшь буынның гражданлык җәмгыятендә активлыгына ярдәм итә.
Команда туплау буенча тренер Ксения Спиридонова җыелганнарга белем бирүнең максатын һәм фикердәшләр төркеменең кирәклеге әһәмияте турында аңлытып үтте. Белем бирү программасына социаль проектлар буенча интерактив дәрес тә кертелгән иде. Аны "Татарстан Республикасы ирекле җәмгыятьләрне үстерү үзәге" төбәк яшьләре иҗтимагый оешмасы директоры, Республика яшьләр, инновацион һәм профилактик программалар директоры урынбасары Анна Синеглазова алып барды.
- Белем бирү нәтиҗәсендә дүрт кызыклы программа әзерләнде. Алар минемчә, "риск" төркеменә кергән балигъ булмаганнарның җәйге чорда ялларын оештыруда бик тә ярдәм итәчәк, - диде әңгәмә вакытында Наилә Таҗиева.
Проектлар буенча фикер алышканнан соң, алар җитәкчеләрнең югары бәясен алды.
Белем бирү программасын авыл яшьләренең Питрәч муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Дияров белән очрашуы төгәлләде. Ул яшьләр белән киләчәктә эшләү юлларын билгеләде. Аннары семинарда катнашучы сертификатлары тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса