Яшьләрнең чабасылары килми, ахры
Ленино-Кокушкино авылында мәктәп укучылары һәм җирле техникум студентлары арасында традицион эстафета булып узды. Ул Владимир Ильич Ленинның 144 еллыгына багышланган иде.
Әлеге эстафета ел саен Ульянов-Ленин туган көнне үткәрелә. Әгәр элек биредә балалар гына түгел, өлкәннәр дә катнашкан булса, хәзер...
Бик кызганыч, районның күп кенә мәктәп командалары ярышларга битараф калган. Бу көнне антирекорд куелды - эстафетада бары дүрт команда катнашты. Ә техникумнан егетләр генә килгән иде. Узган ел сигез команда катнашкан булган.
Ә ярышта катнашкан командалар бик яхшы әзерләнеп килгән иде. Алар шуңа да куанычлы нәтиҗәләргә иреште. Әмма тагын бер уңайсызлык килеп чыкты. Командаларның бердәй спорт формалары юк иде. Шуңа да яшь спортчылар эстафета таякларын тапшырганда буталды.
Ярышны кызлардан башладылар. Алар 4х100 метрга йөгерде. Монда Ленино-Кокушкино кызлары җиңеп чыкты. Финиш сызыгын икенче булып Шәле кызлары үтте. Ә өченче булып Татар Тау Иле кызлары килде.
Аннары шул ук дистанциягә егетләр чыкты. Монда Шәле егетләре җиңде. Татар Тау Иле командасы финишка килеп җиткәндә генә, техникум егетләрен узып китте һәм 2 нче урын яулады. Ярышларны катнаш эстафета тәмамлады. Монда кызлар да, егетләр дә йөгерде. Алар 4х100, 3х150 һәм 1х200 схемасы буенча чапты. Әлеге катлаулы дистанцияне шәлеләр бик тиз узды. Алар янә 1 нче урынга чыкты. 2 нче урында Татар Тау Иле командасы, 3 нче урында - ленинококушкинолылар.
Төп приз - күчмә кубок - Шәле командасына насыйп булды. Аларның тренерлары - Илфар Зәйнетдинов һәм Рамил Хасянов. 2 нче урында - Татар Тау Иле командасы, 3 нче урынны хуҗалар алды. 4 нче урында - техникум.
Алда яңа стартлар көтә. Спорт мәйданчыкларына тагын да күбрәк яшь спортчы чыгуына ышанып калабыз. Чөнки җиңел атлетика өчен махсус спорт җиһазлары кирәкми. Ә форма өчен күп акча таләп ителми.
Бик тиздән, быелның сентябреннән, Россия Президенты Указы нигезендә ГТО нормаларын тапшыру гамәлгә керәчәген дә искәртеп кую артык булмас. Яшь буын нык һәм сәламәт булып үсәргә тиеш.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
16 май 2022 - 13:29Татарстанда Сабантуйлар кайчан узачагы билгеле Тиешле указга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды.13200
-
16 май 2022 - 08:53Питрәч районында җылыту сезоны ябык дип игълан ителде Тышкы һава температурасы 5 көн дәвамында +8 градустан югары булу сәбәпле17400
-
16 май 2022 - 08:17Питрәч районында Татарстанның халык артисты Айдар Хафизовның бюсты куелачак Бу хакта муниципалитет администрациясендә хәбәр иттеләр.18000
-
15 май 2022 - 10:38Күз тирәсендәге тапларның ни өчен куркыныч булуын аңлатканнар Бу хакта табиб-диетолог Аннан Белоусова сөйләде.31700
-
6 май 2022 - 17:22Питрәч районы яңалыклары
-
29 апрель 2022 - 14:34Питрәч районы яңалыклары
-
10 май 2022 - 05:10
-
16 май 2022 - 11:092022 елның II яртыеллыгына «Вперед» («Алга») район газетасына язылу дәвам итәБезнең белән калыгыз - трендта булыгыз!14800
-
24 апрель 2019 - 14:01"ТАТМЕДИА" АҖ кабат әбүнәчеләр өчен призлар уйнату турында игълан итә. Акциядә катнашыгыз һәм мультиварка, ит тарткыч, блендер яки юрган оту мөмкинлеге алыгыз. Төп приз – 32 дюйм диагональле телевизор.208400
-
6 май 2022 - 10:52Газетага язылыгыз һәм җәйге ял өчен кирәк-яраклар отыгыз Туган ягыңда район газетасы белән ял ит! Редакция үз әбүнәчеләре өчен акция* игълан итә. Һәркемнең бүләк алу мөмкинлеге бар**306900
-
18 март 2022 - 11:18Питрәчлеләр шикәрне күпләп сатып ала башладылар Ясалма ажиотаж аркасында бәя дә кискен күтәрелә.273300
-
18 март 2022 - 08:37Быел Питрәч районында өч мәктәптә азык-төлек блогы яңартылачак Бу хакта район хакимиятендә хәбәр иттеләр.270600
-
18 март 2022 - 12:25Питрәч районында авыл хуҗалыгы машиналарының язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерделәр Тикшерү барышында тракторлар, чәчү агрегатлары һәм башка авыл хуҗалыгы машиналарын карадылар.269500
-
18 март 2022 - 14:54Бер атна эчендә Питрәч юлларында 18 юл-транспорт һәлакәте булган Россия Эчке эшләр министрлыгының Питрәч районы буенча ЮХИДИ бүлеге юл хәрәкәтендә катнашучыларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәвен сорый.266200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алга (Вперед)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-47629 от 7 декабря 2011 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Шамсутдинова Ольга Петровна
Адрес редакции: РТ, Пестречинский район, с.Пестрецы, ул.Советская, 34.
Электронная почта редакции: algared@yandex.ru
Телефон редакции: (884367) 3-00-59; 3-04-82, 8-939-375-85-09 - отдел рекламы; 3-04-86 - факс; 3-04-37 - дубляж; 3-15-64 - телевидение.
Для сообщений о фактах коррупции algared@yandex.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика