Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Йолдызлар питрәчлеләргә нәрсә вәгъдә итә?

    27 сентябрь – 3 октябрьгә йолдызнамә

    Кучкар (21.03 – 20.04) Бу атнада андый-мондый үзгәрешләр көтелми. Кемнәрнеңдер эшләренә тыгылмыйча, юкка-барга борчылмыйча, кирәкмәгәнгә нерв күзәнәкләрен әрәм-шәрәм итмичә, тыныч кына йөрүдән дә яхшысы юк. Иң мөһиме: сәламәтлеккә игътибарлы булыгыз!

    Үгезбозау (21.04 – 20.05) Корып куйган планнарыгызны тормышка ашыру өчен уңайлы чор. Шул ук вакытта үзегезнең хаклы булуыгызга шикләнмәгез. Фикерегезне үзгәртергә маташучыларның бик нык ялгышуын белеп торыгыз.

    Игезәкләр (21.05 – 21.06) Кичектереп килгән эшләргә тотынсагыз, шәп булыр. Тәҗрибәлерәк хезмәттәшләрегезнең киңәшләренә колак салыгыз – үкенмәячәксез. Атна ахырларында дусларыгыздан әйбәт хәбәрләр ишетерсез.

    Кысла (22.06 – 22.07) Җиңел, рәхәт чор. Эшегездә матди хәлегезгә уңай йогынты ясардай хәлләр килеп чыгар. Гаиләлеләр бер мәлгә бәхет диңгезенә чумгандай булыр, ялгызлар  бердәнберләрен табып юаныр.

    Арыслан (23.07 – 23.08) Йортка, гаиләгә байтак кына акча чыгару таләп ителер. Кысмырланып тормагыз – чыгымнарыгыз озакламый йөзе белән кайта башлар. Атна ахырына таба туганнарыгыз әйбәт хәбәрләр белән куандырыр.

    Кыз (24.08 – 22.09) Ике ут арасында калырга мөмкинсез. Шуңа чигенү юлларын алдан ук уйлап куя күрегез. Атна урталарында күңелегезне нечкәртеп җибәрердәй хәлләр көтегез.

    Үлчәү (23.09 – 23.10) Атна буе эш буенча янып-көеп йөрергә туры килер. Аның каравы әҗере дә бик шәп булыр. Кемнәрнеңдер вәгъдәләре сизелмичә генә үтәлә башлар.

    Чаян (24.10 – 22.11) Атна башы өйдә дә, эштә дә бик мәшәкатьле булыр. Җитәкчегез бурычларны әледән-әле үзгәртеп торганга башыгыз әйләнә башлар. Гаиләгездә исә ниндидер вәгъдәләр үтәлмәүгә ризасызлык барлыкка килер.

    Укчы (23.11 – 21.12) Акча мәсьәләсен хәл итү өчен уңай атна. Матди хәлегез көнләп түгел, сәгатьләп яхшырыр! Эшегездә алыштыргысыз хезмәткәр булуыгызны күреп алырлар – шуңа шулай.

    Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Атна башында күңел төшенкелегенә китерердәй хәлләр булып алмагае. Борчылмагыз, тиздән үзегезне яхшырак хис итү өчен үтә шәп мөмкинлекләр ачылыр.

    Сукояр (21.01 – 19.02) Моңарчы ничектер куркытып килгән эшләрне һич тә шикләнмичә планлаштырыгыз. Хәзер сез аларны бик тә уңышлы башкарып чыгачаксыз. Тик финанс мәсьәләсендә саграк булыгыз: бурычка алмыйча торыгыз.

    Балык (20.02 – 20.03) Кәефегез шәптән булганлыктан, эшләрегез гөрләп барыр. Көтелмәгән җирдән акча керер. Күңелегез түрендә йөрткән хыялларыгыз тормышка аша башлар. Кыскасы, барысы да бик әйбәт булыр.

     

    Чыганак

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: