Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Йортыгызны янгыннан саклагыз!

Янгын - иң куркыныч һәм зур бәла-каза.

Ул санаулы минутлар эчендә бөтен нәрсәне юкка чыгара, беркемне дә кызганып тормый. Берничә көн элек безнең районда яшәүчеләр дә янгын корбанына әверелде – Шәледән бер гаилә бер төндә бер нәрсәсез калды. Бар булган әйберләре янып көлгә әйләнде, бары тик документларын гына алып чыгарга өлгергәннәр. Янгын сарайда электр үткәргечләре аркасында килеп чыккан, ялкын тиз арада өйгә күчкән. Янгын чыккан гаиләгә ярдәм итү өчен акча җыю игълан ителде. Исәп-хисап номеры: 42301810962000239988
Кайгылы вакыйга уңаеннан без районда янгын хәле турында белергә булдык. «ТР буенча 7 нче федераль янгын хезмәте отряды»ның 126 янгын-коткару бүлеге башлыгы Владимир Волков бүлекчәнең 2019 елга эш нәтиҗәләре турында сөйләде.

Узган ел янгын каравылына 207 шалтырату килгән. Янгын сүндерүгә чыгулар саны күбәйде. Янгыннарның сәбәбе кешеләрнең игътибарсызлыгы һәм саксызлыгы, шулай ук корылмаларның һәм терәк конструкцияләрнең бик нык тузган булуы. Янгыннарның күбесе торак секторда чыкты. Барлыгы 79 янгын, аларда 5 кеше һәлак булды.
Чүп-чар һәм коры үсемлекләр яну очраклары шактый артты - 47 очрак, торф һәм урман янгыннарына юл куелмады. Юл-транспорт һәлакәтләре белән бәйле хәлләр артты, аларны ликвидацияләү өчен янгын сүндерүчеләр 42 тапкыр чыккан.
Янгын сүндерү хезмәтләре эшендә иң мөһиме - кешеләрне кисәтү һәм коткару. Көн саен гарнизонның җитәкче составының оператив осталыгын күтәрү мәктәбендә дәресләр уза, елга берничә тапкыр янгын-тактик өйрәнүләре үткәрелә.
Әгәр янгын чыккан урын янында сулык булса, бу янгынны тиз арада сүндерү мөмкинлеген арттыра, безнең районда 34 янгын сулыклары бар. Шулай ук моңа яраклы янгын гидрантларының җитәрлек күләмдә булуы да тәэсир итә – алар бездә 166. Янгын сүндерүчеләрнең көйле эше һәм профессиональлеге зур роль уйный. Урамнарны, су чыганакларын кардан һәм боздан начар чистарту да янгын сүндерүнең нәтиҗәлелегенә тискәре йогынты ясый.
Авыл җирлекләре башлыкларының янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча эшчәнлегенә анализ ясалды. Кощак авыл җирлеге яхшы яктан, Богородск, Колай, Иске Шигали авыл җирлекләре начар яктан билгеләп үтелде, аларда бер генә янгын гидранты да юк.
Сез үзегезнең иминлегегез өчен нәрсә эшли аласыз? Барыннан да элек, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белергә һәм аларны үтәргә кирәк. Кабызылган электр приборларын караучысыз калдырмагыз, кыска ялганыш килеп чыкмасын өчен электр үткәргечләрен даими күзәтеп, тикшереп торыгыз, өйдә тәмәке тартмагыз, балаларның ут белән уйнавына, электр челтәрләренең артык көчәнешенә юл куймагыз.
Районда автоном янгын хәбәрчеләре, олы яшьтәгеләр, ялгыз пенсионерлар, сугыш ветераннары, шулай ук аз тәэмин ителгән һәм имин булмаган гаиләләр йортларына куела. Прибор янгын башлануы турында сигнал бирә.
Апрель аенда иртә таңнан Пановка авылында янгын чыга. Мунча һәм йорт яна. Янгын хәбәр иткечләре тавышын ишетеп ир-ат һәм аның улы янгыннан котылып кала алганнар.
Янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен дә белү һәркем өчен мөһим. Бу питрәчлеләргә югалып калмаска, ә үз-үзеңне кулга алырга һәм гадәттән тыш хәлнең беренче минутларында ук чаралар күрергә ярдәм итәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса