Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз
Җәмгыять

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз

Янгын - иң куркыныч бәлаләрнең берсе, ул үз юлындагы беркемне дә, бернәрсәне дә кызганмый. Янгыннан бары көл генә кала, урманнар, йортлар, фатирлар яна, кешеләр һәлак була. Район янгын күзәтчелеге хезмәте узган 2017 елга нәтиҗәләр ясады.

2017 ел дәвамында янгыннар саны арту күзәтелде, ел ахырында гына хәл тотрыкланды. Гомумән, узган елда 51 янгын, 2016 елда - 54 янгын теркәлде.

Узган елда районда янгыннарда биш якташыбызны югалттык, 2016 елда өч кеше янгында һәлак булды. Шул уңайдан янгын күзәтчелеге, янгында һәлак булганнарның якыннарының кайгыларын уртаклаша. Янгыннарда ике кеше зыян күрде, 2016 елда зыян күрүчеләр булмады. Күпчелек очракларда янгыннарда кешеләр үлеменә алкоголь эчемлекләр кулланучы исерекләр сәбәпче булды, 25 очрак электротехник җайланмаларны куллану кагыйдәләрен бозу, 11 очрак мичләрне урнаштыру һәм куллану кагыйдәләрен бозу, 6 - ут белән саксыз эш итү аркасында килеп чыкты. Моннан тыш, 7 ут төртү очрагы ачыкланды. Янгыннарның 80 проценттан артыгы торак фондта килеп чыкты.

Моны исәпкә алып, гражданнарны янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәргә чакырабыз. Төзек булмаган электротехник җайланмаларны, мичләрне куллануга кул куймаска, аларның техник торышларын даими рәвештә тикшереп торырга, аларны ремонтларга яки алыштырырга, ут белән сак эш итәргә кирәк.

Ел саен, республикада янгыннарда уртача 10 бала һәлак була, мондый фаҗигаләрне булдырмау өчен балаларны өйдә караучысыз калдыруга юл куймаска кирәк. Шулай ук өлкән яшьтәге кешеләрне өйдә үзләрен генә караучысыз калдыру зур фаҗигагә китерергә мөмкин. Спиртлы эчемлекләр белән артык мавыкмагыз. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!