Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Конкурслар

Җиңүче 500 мең сум акча алачак

Авыл клубы һәм мәдәният йортлары эшен тәкъдим итү, иң яхшы иҗади чыгышлар... Питрәчтә “Иң яхшы авыл клубы һәм авыл мәдәният йорты” республика конкурсының дүртенче зона туры узды. Анда республиканың биш районының авыл клублары һәм мәдәният йортлары катнашты: Биектау, Яшел Үзән, Лаеш, Балык Бистәсе һәм Питрәч.

“Иң яхшы авыл клубы һәм авыл мәдәният йорты” конкурсы халык саны ике йөздән ким һәм биш йөздән артык кеше тәшкил иткән авыл җирлекләрендә урнашкан мәдәният учаклары арасында үткәрелә.
- Бу мондый форматта уза торган беренче республика конкурсы, һәм ул хәзер ел саен үткәреләчәк. Бу бәйге авыл мәдәният йортларының эшен күрсәтә. Республикада авыл клубларын, мәдәният йортларын төзү һәм ремонтлау программасы актив эшли, әмма халык анда йөриме, бу мәдәният учаклары эшлиме? Бу бәйге күрсәткәнчә - әйе, йөриләр, әйе, кирәк! – дип ассызыклады жюри рәисе, республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең аналитик-мәгълүмат бүлеге мөдире Маргарита Дедюлева.
Питрәч районын конкурсның район туры җиңүчеләре – Салкын Чишмә, Кибәк Иле, Татар Казысы һәм Кощак авылларының клуб оешмалары хезмәткәрләре һәм катнашучылары тәкъдим итте. Жюри хөкеменә алар шулай ук үзләренең презентацияләрен күрсәттеләр, башка районнардагы хезмәттәшләрен һәм тамашачыларны үз эшләре белән таныштырдылар, иң яхшы иҗади номерларын күрсәттеләр.
- Кәеф яхшы! Безнең бурыч җаваплы, - дип билгеләп үтте Кощак авыл мәдәният йорты директоры Людмила Александрова. - Әлбәттә, барлык коллективлар да булдыралар, үз эшләрен күрсәтәләр, әмма дәрәҗәне күтәрүне дәвам итәргә, клубларга, мәдәният йортларына халыкны, бигрәк тә үсеп килүче буынны күбрәк җәлеп итәргә кирәк, - дип билгеләп үтте ул.
Республика конкурсы призерлары, сигез зона турыннан соң билгеләнәчәк. Алар җиһазлар, музыкаль инструментлар, мебель, мәдәни-спорт инвентаре, шулай ук милли киемнәр һәм кием тегүгә акчалата сертификатлар белән бүләкләнәчәк. Җиңүче исә 500 мең сум акча алачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса