Питрәчлеләр бәйрәм итәргә дә, руль артына утырырга да өлгергәннәр
Май башыннан Питрәч юлларында район ЮХИДИ бүлеге инспекторлары исерек килеш руль артына утырган 8 машина йөртүчене ачыкладылар.
Исерек килеш машина йөртүчеләрнең берсе, шулай ук юл-транспорт һәлакәтенең катнашучысы булды. Исерек, шуның өстенә транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән килеш, ул юлда каршыга килүче машина белән бәрелешкән, нәтиҗәдә гаепленең машинасы юл кырыена төшеп киткән.
Берничә көн элек кич белән Казан-Шемордан автомобиль юлының 25 нче километрында Шемордан ягыннан Казанга юл тотучы "LADA" машинасы йөртүчесе, шулай ук куркыныч тизлек белән барган, хәрәкәт полосасына чыккан һәм каршы килүче "RENAULT KOLEOS" машинасы белән бәрелешкән. Һәлакәттә "LADA" машинасы йөртүчесе зыян күргән һәм РКБ сырхауханәсенә озатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа