Питрәч районы судында өч машина йөртүчене хөкем иттеләр
Мәгълүматны юл хәрәкәте иминлеге буенча муниципаль комиссия тәкъдим итте
Питрәч районы җәмәгать судьясы карары белән Гупанов Д.П. һәм Муллин М.И. РФ КоАП 12.26 статьясының 1 часте буенча машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителделәр - алар транспорт чарасы белән идарә итүченең медицина тикшерүе узу таләпләрен үтәмәгәннәр.
Панушин А.А. исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итү яки исерек хәлдәге затка транспорт чарасы белән идарә итүне тапшыру буенча хокук бозуда гаепле дип табылды.
Питрәчлеләргә 30 мең сум күләмендә штраф һәм ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү билгеләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа