Узган атнада Питрәч районында 17 юл-транспорт һәлакәте булды
Бу хакта ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә
Узган атнада районда 17 юл-транспорт һәлакәте булды, аларның барысы да матди зыян белән. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 54 очрагы теркәлгән.
Өч исерек шофер ачыкланган. Аларның берсе – Шәле авылында яшәүче, ЮХИДИ хезмәткәрләре аны М-7 «Идел» трассасында туктаткан. Тагын ике машина йөртүче – Яңа Шигалидан, аларның берсе Питрәч-Янсуар трассасы буенча, ә икенчесе – Иске Шигали-Питрәч юнәлеше буенча исерек килеш хәрәкәт иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа