Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Авыл башлыгы үзе үрнәк күрсәтте

Шәледә быел үзешчәннәр концертлары тынып торганы юк. Әле яңа гына укытучылар, ата-аналар, укучылар концерты гөрләп узган булса, инде сәхнәгә авылның Вахитов очы талантлары күтәрелде.

Барысы да Илшат Әхмәтҗанов Шәле авыл җирлеге башлыгы булып эшли башлагач башланды. Күптән түгел булып узган авыл җыелышында җирлек башлыгы авылны төзекләндерү, юлларны карау өчен халык үзе тырышырга кирәклеге хакында әйтте. Моның өчен урамнар белән бүленеп концерт куярга тәкъдим итте. Тәкъдим итеп кенә калмады, үзе яшәгән Вахитов очында яшәүче сәләтле кешеләрне җыеп, концерт әзерләделәр.
Шәле гомер-гомердән үз талантларына битараф булмады. Иң күренекле артистлар да ул кадәр халык җыя алмый биредә. Вахитовлыларның концертлары да аншлаг белән узды. Ә тамаша карарга җыелган халык өч сәгатькә сузылган концертта рәхәтләнеп ял итте. Барысы да белгән кешеләр бит югыйсә, ә сәхнәдә аларга тиңнәр булмады. Сүз осталарының, җырчыларның, биючеләрнең профессиональлегенә шаккатып утырдым. Камал сәхнәсендә куерлык тамаша әзерләгән иде вахитовлылар.
Җирлек башлыгы сәхнәгә чыгып, "Картаймале, әнкәй" җырын җырлады. Аңа әнисе чәчәк менгереп биргәндә, тамашачыларның да күзләре яшьләнде.
Халыкны рәхәтләндереп көлдерүче Рашидә, Гайшә апаларга рәхмәттән башка сүз юк. Алар залдагы халыкка күңел күтәренкелеге, яхшы кәеф өләште.
Концертта катнашучыларның һәрберсен санап бетереп булмый, барысы да рәхмәткә лаек. Бар халык бердәм булганда авылның киләчәген тагын да яхшыртып булачак. Клубтан халык таулар күчерердәй көч алып таралышты.
Чиратта - Норма очлары. Сигезенче май көнне авыл яңадан үз талантларын карап хозурланачак. Менә шулай итеп халык авылны төзекләндерү өчен акча да эшли, бер-берсенә яхшы кәеф тә бүләк итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса