Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Балаларга могҗиза бүләк иттеләр

Районыбыздагы иң матур һәм могҗизалы яңа ел традицияләренең берсе - мөмкинлекләре чикләнгән, опекуннар тәрбиясендәге һәм тәрбиягә алган, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен үткәрелә торган Раштуа чыршысы. Бу елны да әлеге күркәм бәйрәм күп балаларны үзенә җыйды.

- Балаларыбызның рухи яктан үсешенә, аларның сәламәтлегенә, белеменә, ялына зур игътибар бирә алуыбыз өчен бик шатмын. Сезнең өчен, балалар, бик күп спорт объектлары эшләп килә, төрле чаралар үткәрелә. Кышкы матур көннәр сезгә бик күп кызыклы кичерешләр, бүләкләр һәм истәлекләр генә китерсен, - дип тәбрик итте бәйрәм кунакларын район башлыгы Эдуард Дияров. Аның котлауларыннан соң тамашачылар өчен "Чуртан кушуы буенча" дигән тылсымлы әкият бүләк иттеләр. Тамаша балаларга да, олыларга да бик ошады. Рольләрне "Непоседы" балалар театр студиясе (җитәкчесе Венера Пирожкова) артистлары башкарды.

- Әкият бик кызыклы, карарга күңелле. Геройлардан миңа бигрәк тә Емеля, Солдат һәм аю ошады, - дип үзенең кичерешләре белән уртаклашты Күн авылыннан унбер яшьлек Рияз Ваһапов.

- Бу әкиятне барыбыз да беләбез һәм яратабыз. Барлык актерлар да матур итеп чын күңелдән уйнадылар, безнең күңелне күтәрделәр, көлдерделәр. Моның өчен аларга бик зур рәхмәт, - диде Иске Шигали авылыннан Артем һәм кечкенә Савелийның әниләре Оксана Самойлова. - Без инде беренче генә килмибез, бу елны бәйрәм балаларга тагын да күбрәк ошады.

- Ә миңа принцесса ошады! Гомумән, мин чыршы бәйрәмен, Кыш бабайны, Кар кызын бик яратам, - ди Белкино авылыннан унике яшьлек Регина Дәүләтшина.

"Непоседа" студиясенең яшь артистларына үзләренә дә бәйрәмдә чыгыш ясау бик ошаган.

- Без бик озак әзерләндек, һәрбер нечкәлегенә кадәр уйладык, - диләр бертуган Сабина һәм Диана Тодоровалар һәм Анастасия Низаметдинова. - Студиядә шөгыльләнү бик кызыклы. Балаларга ошавы өчен без бик шатбыз.

Бәйрәм, гадәттәгечә, Кыш бабай һәм Кар кызы белән бергәләп чыршы тирәли әйлән-бәйлән әйләнеп дәвам итте. Яңа елның иң төп могҗизачысы балаларның матур җырларын һәм шигырьләрен тыңлады, биюләрен карады. Бәйрәм ахырында һәрбер бала Кыш бабайдан татлы Яңа ел бүләкләре кабул итеп алды.

- Барысы да искиткеч булды, безгә биредә бик ошады, - дип үз кичерешләре белән уртаклаштылар Шәледән килгән Камилә, Камил һәм Шамил Мөхәммәтгалиевлар.

Бу көнне бирегә җыелган һәркемне бәйрәм рухы өенә кадәр озата кайтты. Әлеге җылы хис аларны ел буена җылытып торыр әле.

Бәйрәмгә барлыгы 130 бала килде. Мөмкинлекләре чикләнгән, опекуннар тәрбиясендәге һәм тәрбиягә алган, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче (5 һәм аннан артык) балалар өчен районга барлыгы 270 бүләк кайтты. Барлык сабыйларга да татлы бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса