Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Без Тукайны беләбез”

Яз,апрель - һәммәбез күңелендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай ае буларак кереп калган. Тукай шигырьләрен, әкиятләрен кече яшьтән безгә әниләребез, әбиләребез укыган. Ә балалар бакчасына баргач, тәрбиячеләр тагын күбрәк мәгълүмат бирә башлый.


Район үзәгендәге "Айгөл" балалар бакчасында Габдулла Тукай кичәсе үткәрелде. Аны татар теле тәрбиячесе Галина Ильинична Малова әзерләгән иде.
- Бу минем шушы вазифада беренче Тукай бәйрәме үткәрүем. Балалар белән олуг шагыйребез шигырьләрен, әкиятләрен өйрәндек. Аларның күбесе гаиләләрендә үк Тукай шигырьләре белән якыннан таныш булуын да күрдем, - ди тәрбияче.
Чыннан да, әзерлек төркеменә йөрүче балалар шигырьләрне су урынына эчте, дисәң дә арттыру булмас. Зилә белән Викротия, мәсәлән, "Күбәләк" шигырен берсе- Бала, икенчесе- Күбәләк булып уйнадылар. Аннары әкият герое - Шүрәле килеп керде. Ул балалардан бүрәнәгә кысылган кулын чыгарырга булышуларын сорады. Һәммәсе аңа ярдәмгә ашыкты. Менә шулай итеп, Тукай сабыйларда игелек, ярдәмчеллек, шәфкатьлелек тәрбияләүче шигырьләрен мирас итеп калдырган. Аның "Су анасы"н, "Туган тел"ен" , "Пар ат"ын һәм башка күпсанлы шигырьләрен барыбыз да яттан беләбез. Алар шулкадәр гади, аңлаешлы һәм сөйләм теленә якын итеп язылган ки, бер укыгач, башка онытырлык булмыйлар. Тукайның даһилыгы менә шул инде. Аны төрле милләтләр белә, хөрмәт итә, аның турында чит илләрдә дә беләләр. Гомумән, татар халкын Тукай аша беләләр.
Безнең балалар, оныклар да Тукайны белеп үсә. "Айгөл"дә Тукай атналыклары, кичәләре, бәйрәмнәре оештырыла, һәрбер яшь төркемендә аңа багышланган стендлар ясалганын да күрдем.
Ике телдә алып барылган Тукай кичәсендә дә балаларга заманча аудио-видео чаралары ярдәмендә милләтебез горурлыгы булган шагыйребез турында күп мәгълүмат бирелде. Алар татар телендә әдипнең "Эш беткәч уйнарга ярый" дигән мультфильмын да карады, рәсем аша шигырь геройларын да күрде. Габдулла Тукай 128 еллыгына багышланган күргәзмә дә оештырылган иде. Кичә халкыбыз гимнына әйләнеп киткән "И туган тел" җырын күмәк җырлау белән төгәлләнде.
Балалар бакчасы методисты Ксения Баранцева да бакчада апрель аеның Тукайга багышлануы, анда күптөрле чаралар үткәрелүен әйтеп алды.
Гомумән, районда мәктәпкәчә учреждениеләрдә дә, мәктәпләрдә дә Тукайны ел саен искә алулары, аңа багышланган бәйрәмнәр, атналыклар, бәйгеләр үткәрелүен безгә район мәгълүмати- методик үзәк методисты Гөлназ Әхмәтгалиева да хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса