Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Безнең яшьләребез бик талантлы

Зөлфәт Габдулин "Балалар Оскары" бүләге иясе. Аны аңа Калифорния (АКШ) штатында Лос-Анджелеста үткән 32 нче Young Artist Awards тантанасында тапшырдылар; "Җырлы-моңлы балачак" татар җыры башкаручыларның балалар төбәк телевизион фестивальнең I дәрәҗә лауреаты; 2010-2011 нче уку елы нәтиҗәләре буенча Казан мэрының исемле стипендиясенә (10 мең сум күләмендә) лаек булды. "Восторг" триосы...

Зөлфәт Габдулин
"Балалар Оскары" бүләге иясе. Аны аңа Калифорния (АКШ) штатында Лос-Анджелеста үткән 32 нче Young Artist Awards тантанасында тапшырдылар; "Җырлы-моңлы балачак" татар җыры башкаручыларның балалар төбәк телевизион фестивальнең I дәрәҗә лауреаты; 2010-2011 нче уку елы нәтиҗәләре буенча Казан мэрының исемле стипендиясенә (10 мең сум күләмендә) лаек булды.

"Восторг" триосы
"Морозко" балалар һәм яшүсмерләр иҗатының ачык Бөтенроссия фестиваль конкурсының I дәрәҗә лауреаты һәм "Язгы бизәкләр" балалар һәм яшьләр иҗатының халыкара конкурс фестиваленең I дәрәҗә лауреаты; "Җырлы-моңлы балачак" татар җырларын башкаручыларның балалар төбәк телевизион фестиваленең I дәрәҗә лауреатлары; "Созвездие-Йолдызлык - 2011" эстрада сәнгате XI ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең I дәрәҗә лауреаты; Казан шәһәрендә үткән "Нурлы Казан" III Халыкара балалар, яшүсмерләр, олылар иҗаты фестиваль-конкурсында ("Эстрада вокалы" номинациясендә) I дәрәҗә лауреаты; "Талантлар берлеге" III Халыкара эстрада иҗаты конкурс-фестивалендә "Милли вокал" номинациясендә I дәрәҗә лауреат һәм "Эстрада вокалы" номинациясендә I дәрәҗә лауреаты (җитәкчесе А.Горностаева); "Tatarstan.ru" һәм Яшүсмерләр коллективларының IV ачык республика конкурсы һәм Чабаксарда "Алтын көз" балалар һәм яшүсмерләр иҗаты III Бөтенроссия фестиваль-конкурсы, шулай ук "Казан утлары" эстрада һәм джаз башкаручыларының IV яшьләр музыкаль фестиваль-конкурсының (алар фестивальдә музыка аппаратурасы алу өчен акча сертификаты белән бүләкләнде) I дәрәҗә лауреаты.
Ләйсән Шакирова
"Җырлы-моңлы балачак" татар җырларын башкаручыларының балалар төбәк телевизион фестиваленең I дәрәҗә лауреаты; "Талантлар бердәмлеге" эстрада иҗаты III Халыкара конкурс-фестиваленең "Милли вокал" номинациясендә I дәрәҗә лауреат.
Юлия Макарова
"Созвездие-Йолдызлык-2011" эстрада сәнгатенең XI ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең I дәрәҗә лауреаты.
Игнат Изотов
2010-2011 нче уку елы нәтиҗәләре буенча Казан шәһәре мэрының исемле стипендиясенә (10 мең сум күләмендә) лаек булды.

Игорь Дмитриев
Игорь Дмитриев "Урмай моңы" Халыкара конкурсында Гран-при иясе, ә "КАМАЗ дусларын каршылый" Халыкара конкурсында 1 нче урын яулады; Казахстан республикасының Семей шәһәрендә үткән "Көзге Иртыш моңнары" XII Халыкара татар сәнгате фестиваль-конкурсында Гран-прига ия булды.
* * *
Пановка авылы мәдәният йортының "Русский сувенир" вокаль ансамбленә "Халык ансамбле" исеме бирелде.
"Тамчы" балалар татар театр коллективына (җитәкчесе Е.Галәветдинова) "Халык театры" исеме бирелде.
"Восторг" триосы, Зөлфәт Габдулин, Игнат Изотов (дипломант) "Мәскәү дусларны каршылый" VIII Халыкара фестивалендә (2011 ел, май-июнь, Мәскәү) катнашты.
Айнур Муратов һәм Булат Шәрипов "Татар моңы - 2011" халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсының I дәрәҗә лауреатлары; Казахстан республикасының Семей шәһәрендә үткән "Көзге Иртыш моңнары" XII Халыкара татар сәнгате фестиваль-конкурсында, ә Ринат Насыйров I дәрәҗә лауреат булды.
"Балкыш" Халык театры "Ватан" халык иҗаты республика яшьләр-фестиваль-конкурсының II дәрәҗә лауреаты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса