Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Гәҗит укуның да файдасы бар

- Китап укымыйм, Интернеттан да туйдым, ә менә кичен эш беткәч, рәхәтләнеп газет-журнал уку минем өчен бер дигән ял була, - дип сөйли Олан Илендә яшәүче Ольга ханым Белугина. Ул "Татмедиа" агентлыгы игълан иткән бәйгедә катнашып, бүләк отты.

Ольга Ивановна "Ipad за подписку" бәйгесендә беренче 50 катнашучы исемлегенә кергән һәм приз откан. Болар - канцтоварлар һәм китап. Җиңүчеләр һәм призерлар исемнәре "Татмедиа" агентлыгы бәйгесенә йомгак ясагач, билгеле була. Төп призга - Айпадка - Актаныш районында яшәүче Ринат Ямиев ия булган. Ул 2015 елның беренче яртыеллыгына 5449,58 сумлык вакытлы матбугат басмаларына язылган. Исегезгә төшереп үтәбез, бәйге шартлары нигезендә, төп призны һәм өч фотоаппаратны бәйгедә катнашучылар арасында иң зур суммага язылучылар алды.

- Мин һәрвакыт берничә басмага язылам, - ди коррекция мәктәбе бухгалтеры Ольга Белугина. - Иң элек "Алга" язылам. Аннан башка мөмкин түгел, чөнки район хәлләрен шуннан гына беләм. "Ватаным Татарстан"ны беренче битеннән соңгы битенә кадәр укымый булмый, анда күп файдалы мәгълүмат бирелә. Әле тагын "Сәхнә", "Татарстан яшьләре", "Акчарлак", "Туганайлар" һәм берничә башка газет-журнал яздырам. Бу юлы бәйгедә катнашырга уйладым. Интернетта язылдым, квитанцияне электрон почта аша җибәрдем. Җиңүгә өмет бар иде, әлбәттә. Аз булса да, бу җиңү акланды.

Бу конкурста Ольга Белугина беренче тапкыр катнаша. Укуга карата мәхәббәт аңа призлар алырга булыша. Берничә ел элек район редакциясеннән "Алга" газетына яртыеллыкка язылып, зур приз - телевизорга ия булды.

Өйдәгеләр дә сөенде генә. Ирем, 2 нче мәктәп укытучысы Григорий Белугин шулай ук матбугат белән кызыксына. Газетның бәясе артса да, Ольганың әйтүенә караганда, ярты елга язылу кыйммәт түгел. Балаларым әлегә газет-журналлар укымый.

- Кечкенә улым икенче елга мәктәпкә бара, - ди Ольга. - Менә шунда аңа да яшенә туры килгән газет карарбыз. Ә олысына унтугыз яшь. Аларның бу яшьтә үзләренең кызыксынулары. Без бик рәхмәтлебез тугры һәм игътибарлы булган үз укучыбыз Ольга Белугинага. Алга таба да газетка язылу вакытында район газеты, "ТАТМЕДИА", телерадио компанияләре оештырган башка бәйгеләрдә дә катнашырга исәбе бар.

- Безнең материалларны уку киләчәктә дә питрәчлеләрдә зур кызыксыну уятыр. Алга таба да газетка язылганнар арасында конкурсларда катнашып, призлар алырга дигән теләктә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса