Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Җирле шагыйрәбезнең тәүге китабы дөнья күрде

Татар Казысы авылыннан Рәшидә Хуҗина-Фәхриеваның шигырьләр җыентыгы басылып чыкты. Ул “Шигырьләрем - күңелем юанычы ” дип атала һәм һәммәбез өчен дә иң газиз, иң кадерле булган туган җир, туган авылга багышланган шигырьләре белән башлана.

“Мин ямьле Мишә елгасыннан ерак түгел, Татар Казысы авылында 1960 елның 1 февралендә гади колхозчы гаиләсендә тугызынчы бала булып дөньяга аваз салганмын. Шушы авылда үсеп, белем алып, Казан шәһәренә юл тоттым. Анда укып, үземә бер шөгыль алып, 1977 елдан хезмәт юлын башлап җибәрдем. Аннан гаилә корып, балалар үстереп колхозда 49 яшемә кадәр савымчы булып эшләдем. Колхоз таралгач, пенсиягә чыкканчы эшләргә кирәк, дип кабат Казан шәһәрендә республика хастаханәсенә эшкә урнаштым. Анда эшләп, лаеклы ялга чыктым, аннан соң да 3 ел хезмәт куйдым. Хәзергесе көндә өйдә, оныклар үстерешәм. Иҗат эшенә килгәндә, мин 17 яшемнән шигырьләр язам. Күңелемә килгән уйларны кәгазьгә төшереп, үземә тынычлык табам. Шигырьләрем миңа яшәргә көч, дәрт бирә. Хөрмәтле укучыларым, сез дә минем шигырьләремне укып, миңа дәрт өстисез. Сезнең матур теләкләрегез, җылы сүзләрегез минем өчен зур бүләк. Аларны ишеткәч, яңадан-яңа шигырьләр язасы гына килеп тора. Рәхмәт, сезгә, укучыларым», - дип яза автор китабында.
Сезнең игътибарга аның әлеге шигъри юлларын тәкъдим итәсе килә.
Дуслар миннән гаҗәпсенеп сорый,
Син кайлардан сүзләр табасың?
Син кайлардан сүзләр табасың да
Шундый матур шигырь язасың?
Сүзләрне мин эзләп азапланмыйм,
Күңелемдә үзләре туа.
Фикерләрне бергә туплыймын да
Матур шигъри юллар языла.
Шигырь языйм әле дип утырмыйм,
Шигырь үзе килә башыма.
Шул вакытта гына язып куям
Килеп утырып өстәл артына.
Ә ул шигырь, карамый вакытка
Таң алдымы, төнлә, көндезме?!
Килеп төшә көтмәгән вакытта....
Язмый чараң калмый, билгеле.
Язам әле, дуслар, язам әле,
Күңелемдә шигырь барында.
Мин дәрт алам, яшәү көче алам
Сезнең теләк аша, дуслар, илһам аша.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса