Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Китап геройлары “уянды”

Үзәк китапханәдә китапханәчеләрнең һөнәри бәйрәмнәренә багышланган библиотөн булып узды. Ул "Төнге рандеву" дип аталган иде.

Бу төнне шулкадәр күп вакыйгалар булды ки аларны үзең күрми торып, күз алдына да китерүе мөмкин түгел. Китап геройлары җанланды: Шекспир өрәге бер почмактан килеп чыкты. Ул үзенә бурычлы булганнарны эзли. Пушкин әсәрендәге чегән кызы Земфира картада алдагы көндә ни буласын юрый, Джульетта Ромеосын эзләп яшь түгә, үзенең Греен көткән Ассоль дә калмаган. Кемнәр генә юк!
Балда Онегин белән Татьяна вальс әйләнә, затлы киемнәр кигән ике хатын-кыз әңгәмә кора, җилпәвекләре белән җилләнеп торалар.

Тамашачылар өчен "Әтәч һәм кузак бөртекләре" музыкаль спектаклендә уйнау мөмкинлеге бирелде.
2 нче мәктәп укытучысы Нина Трофимова кул эшләре буенча остаханә оештырды. Илзирә Волкова чәчне дөрес тарарга, прическа ясарга өйрәтте. Бу кичәдә катнашучылар Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елына багышланган эко-акциядә бик теләп уйнады.

Төнге рандеву район үзәгендә яшәүчеләрдә кызыксыну уятты.
- Мондый кичәләр күбрәк булсын иде. Рәхәтләтнеп күңел ачасың, үзеңгә яңа дуслар табасың. Ә спектакльдә уйнап йөрү артистлык хисе уята, - ди Зоя ханым.
Китапханә хезмәткәрләре тыныч, бәйрәм халәте тудырган. Балалар сәнгать мәктәбе тәрбияләнүчеләре дә үзләрен күрсәтте. Розалия Исламова скрипкада уйнап, күңел кылларына чиертте, Настя Осипова флейтада сыздырды. Ә Альберт Хаммадиев җырлары белән дәртләндерде.
Тамашалар шулкадәр күңелле барды ки хәтта килгәннәрнең таралышасы килми иде. Бу аңлашыла да. Чөнки һәркем җаны теләгәнне ала алды: яраткан китабын тапты, кызыклы шәхесләр белән очрашты, уйнады-көлде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X