Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Китапханәләрдә заманча җиһазлар

Бүген Татарстанда районнарда күпфункцияле мәдәни үзәкләр төзү проекты гамәлгә ашырыла. Аларда китапханәләргә дә урын бирелә. "Бердәм Россия" партиясе "Авыл китапханәләре" проекты кысаларында китапханәләрне заманча җиһазлар белән тәэмин итүдә ярдәм итә. Бу проектның максаты - китапханәләр эшен җанландыру һәм социаль-мәдәни, мәгълүмати үзәкләр үсешен алга җибәрү.

Әлеге проектларны гамәлгә ашыру кысаларында Кибәч, Богородск, Пановка кебек авылларда күпфункцияле мәдәни үзәкләр файдалануга тапшырылды. Аларда китапханәләр дә эшләп килә. Китапханәләр заманча җиһазланган, алар мәгълүмати технологияләр ярдәмендә эшли, Интернет челтәренә тоташкан. Бу китапханә системасы эшен яңача оештыру мөмкинлеге бирә.

Район китапханәләре тиз агышлы инновацияләргә кушыла, эшнең заманча формаларын кертә. Бөтен эшчәнлекләрендә инновацияләрдән файдаланалар.
Китапханәче һөнәре белемнәрнең һәрдаим камилләшүен, аларны тормышта куллана белүне, проблемаларны күрә һәм хәл итә белүне таләп итә. Шуның өчен дә компьютер технологияләреннән киң кулланалар. 42 китапханәченең һәммәсе дә компьютерда эшли белә, 75 проценты Интернетта да эшли.
Китапханәгә килүчеләр өчен дә Интернетка керү мөмкинлеге бар. Электрон документлар һәм сканирование, ксерокопия аша фондтан кирәкле язмаларны, белешмәләрне, фотолар һәм башкаларны алырга мөмкин.
Боларның бөтенесе районда яшәүчеләрнең тормыш рәвешен, сыйфатын үзгәртергә, аларда мәгълүмат аша белемнәрен арттыру мөмкинлеге бирә.
Бүген без авыл китапханәләренең чын мәгънәсендә социаль-мәдәни һәм мәгълүмати үзәкләргә әйләнүен ышандырып әйтә алабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса