Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Ленино-Кокушкино китапханәсендә әдәби чара үтте

"Ленино - Кокушкино Яшьләр Үзәге" китапханәсендә Г.Тукайның 130 еллыгына багышланган "Йөрәкләрдә Тукай эзләре, Күңелләрдә Тукай сүзләре!" дигән чара узды.

Халкыбызның бөек шагыйре Г. Тукайның 130 еллык зур юбилееен каршы ала. Районыбызда аның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган төрле эчтәлекле чаралар уздырыла. Чираттагы шундый чараларның берсе 22 апрель көнне "Ленино - Кокушкино Яшьләр Үзәге" китапханәсендә узды.

Китапханә ишеген ачуга безне китапханәнең хуҗабикәсе Сәйфуллина Тәслимә Илдус кызы елмаеп, ачык йөз белән каршы алды.

Күркәм гадәткә кергәнчә, бәйрәм чарасы "Туган тел" җыры белән башланып китте.

"Кем миллионер булырга тели?" уены үткәрелде.Уен укучыларның белемен арттыру, Г.Тукай иҗатына кызыксыну уяту максатыннан оештырылды.

"Язлар безгә Тукай белән килә"дип аталган китап күргәзмәсе дә укучыларны битараф калдырмады.Шагыйрьнең үлемсез әсәрләре, фотоальбомнары, шигырьләренә язылган музыкаль әсәрләре, иҗади геройларына багышланган гамәли-сәнгать әсәрләре белән таныша алдылар.

Балаларга мондый информацион чаралар үткәрү отышлы: кызыклы да, исләрендә дә кала. Балалар китапханәдән шат күнел белән таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса