Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Ленино-Кокушкинода шигърият бәйрәме узды

Син күрмәгән яңа буын килде, Котлап синең туган телеңне, - Киләчәккә барган улларыңнан Ишетәсең туган телеңне.

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга 130 яшь. Аның исемен әйтүгә һәрбер милли күңелдә әйтеп бетергесез горурлык уяна. Безнең кояшыбыз, якты йолдызыбыз ул Тукай. Үзенең кыска гомере белән безгә үрнәк, идеал булган шагыйрь ул. Үлмәс әсәрләре җанны җылыта, күңелне яктырта, туган телебезгә мәхәббәт, хөрмәт тәрбияли. Тукай - өлкәннәрнең дә, балаларның да иң яраткан шагыйре. Аның шигырьләрен, әкиятләрен әби-бабайларыбыз ятлаган, әти-әниләребез укып, тыңлап үскән. Хәзер дә Тукай әсәрләре безне яшәтә, үстерә, тәрбияли, яшәргә көч-куәт өсти. Еллар, гасырлар узар, әмма аның аның әсәрләре онытылмас. Тагы да яңа куәт белән көчәя генә барыр. Чөнки яңа буын аны оныттырмас!

Апрель ае безгә Тукаебызны алып килгән ай буларак күңелгә бик якын. Апрель ае табигатькә ямь алып килсә, Тукай күңелләргә сафлык, рухи көч алып килә. Ленино-Кокушкино мәктәбендә дә Тукай көненә багышланган "Шигырь бәйрәме" матур узды. Бу олы бәйрәмгә хәзерлек эшләре гөрләп барды. Татар теле укытучылары белән берлектә укучылар шигырь бәйләмнәре әзерләделәр, рәсемнәр ясадылар, газета чыгардылар, кичәнең сценариен төзеделәр, Тукайның тормышы турында фильм әзерләделәр, мәктәп залларын бизәделәр. Габдулла Тукайның "Әлләки", "Туган авыл", "Пар ат", "Бәйрәм бүген" шигыренә язылган җырлары күңелләрне хушландырды. 1 сыйныфтан алып 11 сыйныфка кадәр уздырылган чарага беркем дә битараф калмады: һәрбер укучы, укытучы үз өлешен кертте. Ленино-Кокушкино мәктәбендә апрель Тукай темасы кергән күп чаралар узды: тәрбия сәгатләре, КВН-викториналар, "Бәхетле очрак" уены һ.б. Алар һәрберсе югары дәрәҗәдә оештырылдылар.

Тукай темасы мәктәпнең тәрбия эшләре өчен бик отышлы һәм бик кирәкле. Чөнки

аның һәрбер әсәре тәрбияви мәгънәгә ия. Шуңа күрә дә мең рәхмәтле без Тукаебызга! 27 ел гына яшәп калган шагыйрь безне һаман өйрәтә, тәрбияли, юл күрсәтә. Үткен телле шагыйрь тәрбиясезлекне, җитешсезлекләрне күрә, алардан көлә. Туган илен яраткан шагыйрь укучыларында ватанпәрвәрлек, табигатькә мәхәббәт, теленә хөрмәт тәрбияли.

Габдулла Тукай - бөтен халык шагыйре, аның байлыгы. Ул горурлыгыз, намусыбыз, нурлы кояшыбыз.

Тукай яши, Тукай ул мәңгегә

Йолдыз булып янар нурланып!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса