Мамадыш районы Җөри авылында узган Питрауда питрәчлеләр дә катнашты
Быел, инде 17 ел дәвамында узучы Питрау бәйрәмендә безнең район керәшеннәре дә катнашты.
Әлеге бәйрәмдә Керәшен Сәрдәсе авылыннан "Сәяр" һәм "Чулпы" керәшен фольклор ансамбльләре чыгыш ясады. Питрау бәйрәменең иң үзенчәлекле "Керәшен чибәре-2016" конкурсында Питрәч районы исеменнән Дементьева Анастасия һәм Максимова Екатерина катнашты. Алар "Тарихны белергә омтылучы" һәм "Иң матур биюче кыз" номинацияләрендә җиңүче булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа