Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Әни - гаилә учагын саклаучы

Гаилә – бәхет ачкычы.

Ә кеше дөньяга бәхет өчен туа. Чын бәхетне гаиләдә генә татып буладыр мөгаен. Гаиләдәге атмосфера күбесенчә хатын-кыздан тора. Нәкъ менә ул өй учагын саклый, гаилә җылысы һәм мәхәббәт уты сүнмәсен өчен, аңа бертуктаусыз ялкын өстәп тора. Яшьләр үзәге сәхнәсендә «Гаилә чыгышы-2019» район конкурсында балалар һәм ирләр күңелләргә үтеп керерлек итеп сөйләгән шигырьләре аша әниләренә һәм хатыннарына яратуларын, мәхәббәт хисләрен белдерделәр, аларны кочаклап-үбеп чәчәкләр бүләк иттеләр. Әлеге конкурста Ленино-Кокушкино, Шәле, Питрәч авылларыннан сигез гаилә катнашты. Әниләр тамашачыларны һәм жюри әгъзаларын үз командалары белән үзенчәлекле итеп таныштырдылар, гаиләнең иҗади сәләтләре һәм яраткан ризыкларының рецептлары белән уртаклаштылар.

«Тәмле» конкурска күп кенә катнашучылар өчпочмаклар, манты, үзбәк пылавы әзерләгән иде. Гүзәл Сафина хуш исле бәлеш тәкъдим итте, ә безгә гаилә бәхете һәм гармония рецепты серен җиткерде.
- Мине тормыш иптәшем белән инде егерме ел никах җепләре бәйләп тора. Безнең арада бер-беребезгә карата хөрмәт, үзара аңлашу һәм чын, саф мәхәббәт, - дип атады ул тату гаилә серен. Гүзәл һәм Рөстәм Сафиннар – күп балалы әти-әни, алар берсеннән-берсе чибәр, сөйкемле өч кыз тәрбияли. Ләйсән югары уку йортының икенче курсында, Исламия унынчы сыйныфта укый, ә Сәидә балалар бакчасына йөри.
- Балалар әти-әни үрнәгендә үсә, - диде Гүзәл. – Баларыбызның бездән иң яхшы сыйфатларны гына алуын һәм булачак гаиләләренең дә шундый ук нык булуын телибез.
Шәле авылыннан Сафиннар гаиләсен "Мәхәббәт һәм тугрылык" номинациясендә билгеләп үттеләр.
Конкурста иң кечкенә катнашучы - бер яшьлек Герда Ларина катнашучыларны таң калдырды. Ул бер дә оялмыйча сәхнәгә чыкты, барысын да кызыксынып карады, шул ук вакытта елмаерга, кул чабарга да онытмады. Сабый Питрәчтән Лариннар гаилә командасының төп бизәге булды бу көнне. Ул әти-әнисе Әлфирә һәм Александр, сигез яшьлек апасы Анита белән бергә рэпер ролендә чыгыш ясады, ә икенче иҗади номерда гаилә башлыгы аю костюмы киеп, олы кызлары мультфильм героинясы Маша булып, ә кечесе – шаян дуңгыз баласы булып киенеп чыгыш ясады.
- Безнең өйдә һәрвакыт кунаклар күп, без еш кына кеше күп йөри торган урыннарга чыгабыз, шуңа күрә кызлар бер нәрсәдән дә кыенсынмый, алар барысына да ияләшкән, - диде әниләре кызлары турында. - Тормыш иптәшем белән без мәктәп елларында ук таныш идек, ун ел элек ир белән хатын булдык. Конкурска бергәләп әзерләндек - сценарийлар уйлап таптык, репетиция ясадык, - дип сөйләде Әлфирә. Лариннар гаиләсе махсус кубокка ия булды һәм «Ел гаиләсе» төп номинациядә җиңеп чыкты.
«Гаилә кыйммәтләре» номинациясендә Ленино-Кокушкино авылыннан Газизуллиннар гаиләсе, «Традицияләрне саклаучылар» номинациясендә Питрәчтән Павловлар-Скворцовлар гаиләсен билгеләп үттеләр. «Гаилә тарихы»нда Шәле авылыннан Шаһвәлиевлар аерылып торды. «Иң яхшы гаилә ризыгы» номинациясендә – Ленино-Кокушкинода яшәүче Ибраһимовлар гаиләсе, ә район үзәгеннән Сабирҗановлар гаиләсе - «Яшь гаилә» номинациясендә билгеләп үтелде. Питрәчтән Хуҗиәхмәтовлар гаиләсе дә «Талантлы балалар» номинациясендә иң яхшысы булды. Барлык конкурсантларга да район башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Хәбибуллин грамоталар һәм бүләкләр тапшырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса