Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Питрәч балалар китапханәсе үзенең иң яхшы укучыларын атады

    Питрәч үзәк балалар китапханәсендә балалар китабы атналыгы узды.

    Монда атна буе балалар өчен кызыклы һәм танып белү чаралары үткәрелде. Аны йомгаклау көнендә "2016-2017 елларда балалар китапханәсенең иң яхшы укучысы" исеменә нәтиҗәләр китерделәр. Бу юлы бу исемгә Анна Демидова (Питрәч беренче мәктәбенең 5А сыйныфы укучысы) һәм Эльвира Гыйсмәтова (Питрәч икенче мәктәбенең 3А сыйныфы укучысы) лаек булды. Шулай ук бу көнне математика, рус теле, табигать белеме, техника, әдәбият өлкәләрендә балалар арасында "Иң көчлеләр көрәше" дип аталган интеллектуаль турнир узды. Турнир нәтиҗәләре буенча, иң укымышлы укучылар арасында беренче мәктәпнең 4А сыйныфы укучысы Адель Нуриев булды. Ул шулай ук "2016-2017 елларда балалар китапханәсенең иң яхшы укучысы" исеменә лаек булды. Җиңүчеләр грамоталар һәм призлар белән бүләкләнде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: