Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Питрәч лицее укучылары республика күләм ярышларда уңышлы чыгыш ясады

«Прогресс» лицее каршындагы «Идел» бию-спорт клубында тәрбияләнүчеләр бию спорты буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең региональ чемпионатында катнаштылар.

«Идел» клубы лицей ачылуның беренче көненнән үк эшли. Анда хәзер беренче һәм икенче сыйныф укучылары шөгыльләнә. Аларның укытучысы Рушания Тибаева балаларны бал биюләренә өйрәтә. Хәзер клубка дәресләрдән соң атнага ике тапкыр 88 бала йөри. Бу чемпионатта алар беренче тапкыр катнаштылар, шуңа да карамастан, уңышка ирештеләр. Нәтиҗәдә, «Соло» номинациясендә Камилла Латыйпова, Виктория Матвеева, Азамат Шәфигуллин I дәрәҗә диплом яулады. Парлы номер буенча Раян Гарифҗанов һәм Виктория Матвеева, Азамат Шәфигуллин һәм Камилла Латыйпова беренче урынны алдылар. Аларга медальләр һәм дипломнар тапшырылды.

Бу минем беренче карлыгачларымның зур ярышта сынау юлы булды. Чемпионат ай саен уза, шуңа күрә яңадан элеккесеннән яхшырак та чыгыш ясарга планлаштырабыз, - диде Рушания Измайловна. Бал биюләренә өйрәнергә теләүчеләр күп булганлыктан, киләсе елда өстәмә кабул итү оештырылачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса