Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Питрәч районының Шәле авылы халкы сәнгать бәйрәме оештырды

Шәле авылы мәдәният йортында, "Бүләк итәм күңелем җылысын"- дигән зур концерт үткәрелде. Бәйрәм "Зөбәрҗәт" вокаль ансамбленең матур җырлары белән башланып китте.

Сәхнәбезнең күрке булган Рәис Шаһвәлиев, Ирек Әхметшин, Резидә Насырова, Резидә Гайнуллина, Рамис Әхмәтшин, Илнур Сөнгатуллин, Альмира Таһирова, Гөлдания Хайруллина, Рафилә Әхмәтшина, Люция Апулова, Розалия Шәмсетдинова, Рәмзия Шәмсетдинова, Эльвира Назмиева, Исмәгыйль Шагвалиев, Миләүшә Шаһвәлиева, Рамилә Мөхәмәдъярова, Галиуллин Илдуслар өч сәгатьләп халыкны күңелле ял иттерделәр.

Шәле шаяннары ферма көтүе булып та чыктылар, базарда пирожки да саттылар, мунча биюләрен дә биеп күрсәттеләр. Кыскасы бик матур программа күрсәттеләр.

Авылда яшәүче чегән авылдашларыбызның "Цыганский кабриолет" ансамбльләренең чыгышы тамашачыларыбызга аеруча ошады.

Барлык үзебезнең артистларга, тамашачыларыбызга олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Исән-сау булыгыз! Кабаттан сезнең белән яңа кичәләр дә очрашырга язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Питрәч, Шәле, Сәнгать бәйрәме