Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Питрәч Сабан туеның абсолют батыры – Фәрхәт Фәйзуллин

Көрәш

Элек-электән Сабан туеның төп бизәге милли көрәш булган. Быел да яшьләр, тәҗрибәле көрәшчеләр үз көчләрен сынарга мәйданга чыкты.
Малайлар дүрт үлчәү категориясендә көрәште. Иң җиңелләр арасында Күннән Айнур Бикчәнтәев Сабантуй батыры булды. 50 килограммга кадәр авырлыкта 2 нче һәм 3 нче урыннарда Кибәчтән Эдик һәм Крестин Золиннар калды. Күннән тагын бер көрәшче Ленар Сәлахов 50 килограммнан артык үлчәү категориясендә җиңү яулады. Кощактан Сергей Горбунов - 2 нче, Казаннан Дилшот Эргашев 3 нче урында. Күннән Рамил Ильясов 60 килограммга кадәргеләр арасында финалда Фәнил Гыйниятуллинны җиңеп, үз командасына чираттагы җиңү китерде, 3 нче урында - Питрәчтән Виталий Любов.
60 килограммнан артык үлчәү категориясендә Казаннан танылган көрәшче Иван Башировның оныгы Самир Баширов 1 нче урын яулады. Ул финалда киеренке көрәштә Күннән Рамил Мифтаховны җиңде. 3 нче урында - Шәледән Айрат Миңнебаев.
Рамил Мифтахов олылар белән дә көрәште. Әлеге өметле көрәшче "Ак барс" кошчылык комплексыннан Александр Черновны бер очкого отып, 65 килограммга кадәргеләр арасында җиңүче булды. 3 нче урында - "Ак Барс-Питрәч" агрофирмасыннан Марсель Сөнгатуллин.
Бу көнне Күн көрәшчеләре үзләрен күрсәтте - Рәмис Шәрипов 75 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә батыр калды. Ул "Ак Барс-Питрәч" агрофирмасыннан Рамил Юсуповны җиңде. 3 нче урында "Ак Барс" кошчылык комплексыннан Илнур Сәлимов.
85 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә 3 урынны да "Ак Барс-Питрәч" агрофирмасы вәкилләре яулады: 1. Руслан Касимов, 2. Петр Храмов, 3. Марат Әхмәтҗанов. Тагын ике акбарслы 85 килограммнан артык үлчәү категориясендә призер булды: Абсолют категориядә җиңүчене традицион приз тәкәдән тыш, "Лада-Гранта" автомобиле көтә иде. Сабантуйның төп призы спонсоры "Газпром Трансгаз Казан" һәм оешманың генераль директоры Рәфкать Кантюков иде. Финалда инде ничәнче ел Фәрхәт Фәйзуллин һәм Владимир Медведев очраша. Бил алышу мавыктыргыч барды, шулай да баллар буенча (исәп - 4:1) Фәрхәт җиңде. 3 нче урында "Ак Барс" кошчылык комплексыннан Фәнис Шәмсетдинов.
Ветераннар арасында күннән Рәис Сафиуллин җиңүче булды. Ул финалда авылдашы Равил Хәмидуллинны җиңде. 3 нче урында Питрәчтән Ислам Сәлимов.

Ат чабышлары
Ипподромда халык күп җыелган иде. Бездә ат чабышларын яраталар. Шунысы кызганыч, катнашучылар гына аз иде. Җирле яхшыртылган токымлы атлар арасында "Питрәч азык-төлек корпорациясеннән" Таһир Бәдретдинов үз Персигында беренче килеп, җиңү яулады. Ярым чабышкы атлар арасында "Ак Барс-Питрәч" агрофирмасыннан Александр Александров үз Аланы белән чабып җиңү яулады. Чиста чабышкы атлар арасында финишны беренче булып Раил Гайнуллин үз Гренбоенда беренче узды, шул ук командадан.
Казан нәсел атлар заводыннан Иван Категов Ванкуверында җиңү яулады.
Аннары финал чабышлары булды. Монда кабат Александр Александров 1 нче урынга лаек булды.

Спорт ярышлары
Спорт мәйданчыкларында киеренке көрәш барды. Волейболчылар арасындагы ярышта Питрәч командасы җиңү яулады, 2 нче урында - Шәле командасы, 3 нче урында КДЮСШ-1. Армспортта яшүсмерләр һәм кызлар арасында Сабантуй җиңүчеләре дип Питрәчтән Василий Утяганов, Күннән Алсу Галимбәкова танылды. Олылар арасында Питрәчтән Әлфия Рафикова һәм Алексей Павлов пьедесталның югары баскычына күтәрелде. Гер күтәрүчеләр арасында Шәледән Нәфига Игланова, Кибәчтән Александр Дормидонтов җиңде. Күннән Илнар Бикмөхәммәтов велосипедта узышучылар арасында җиңүгә иреште. Перекладинада тартылуда Илшат Хазетдинов һәм Сергей Куранов бертигез очко җыйды һәм алар 1 нче һәм 2 нче урыннарны бүлеште. "Фиат" микроавтобусын тартуда икенче ел рәттән Шәледән Илшат Әхмәтҗановка тиңнәр табылмады.
Бәйрәм ахырында команда беренчелегенә нәтиҗә ясалды. Авыл җирлекләре арасында 1 нче урынны Күн, 2 нче урынны Шәле, 3 нче урынны Татар Тау Иле алды. Хуҗалыклар арасында "Ак Барс-Питрәч" агрофирмасы" җиңде. 2 нче урында - "Рацин-Шәле", 3 нче урында - "Марс" ҖЧҖ.


Авылларда Сабантуй батырлары: Шәледә Марат Сафин, Күндә Рәмис Шәрипов, Татар Тау Илендә Фәрхәт Фәйзуллин, Татар Казысында Илфар Вәлиев, Ленино-Кокушкинода Илнар Хуҗин, Чытыда Илнар Әхмәтҗанов, Керәшен Сәрдәсендә Иван Круглов, Иске Йортта Радик Хуҗиәхмәтов, Салкын Чишмәдә Петр Храмов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X