Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Питрәчтә китап бәйрәме

Быел данлыклы, бай тарихлы Татарстан китап нәшрияты оешуга 100 ел тула. Шул уңайдан район үзәк китапханә хезмәткәрләре Ленино-Кокушкино авылы китапханәсе мөдире белән берлектә, Яшьләр үзәгендә «Китаплар патшалыгы - Татарстан китап нәшрияты» дип исемләнгән очрашу-кичә үткәрделәр.

Кичәбез кунаклары - табигатьләре белән тыйнак, гади күңелле, җор телле әдәбиятыбызда җуелмаслык тирән эз калдырырлык итеп туган халкына һәм туган теленә хезмәт итүче язучыларыбыз - якташыбыз, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Камил Әдһәм улы Кәримов,  шагыйрь, журналист, галим, Татарстан китап нәшрияты баш мөхәррире Ленар Шәех, шагыйрь, язучы, Шәйхи Маннур исемендәге әдәби премия лауреаты Ринат Мәннан.
Кичә татар халык фольклор «Җәүhәр» ансамбле башкаруында «Исәнләшү», «Питрәч таласы» җыры белән башланды.  Очрашу барышында якташыбыз Камил Кәримов укучылар белән иҗат юлы, балачак хәтирәләре белән уртаклашты.
Татар шагыйре Ленар Шәех Татарстан китап нәшрияты 2018 елда әсәрләрне аудио-китаплар форматында эшли башлавын, татар китапларын онлайн тәкъдим итүе турында сөйләп үтте.  Балалар өчен бик актив иҗат итүче татар шагыйре Ринат Мәннан укучыларыбызга берничә шигырен бүләк итте.
Кичәгә нәни китап сөюче дусларыбыз, язучыларның шигырьләрен әзерләп килгәннәр иде.
Очрашуда
катнашучы укучылар, китапханәчеләр, балалар язучыларыбызга кызыксындырган сорауларын бирделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса