Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Питрәчтә пенсионерлар өчен бию буенча мастер-класслар оештырыла

Хореограф Илнур Хәлимов җитәкчелегендә барлык теләүчеләр дә полонез (бию-йөреш), немец вальсы һәм кадриль биергә өйрәнделәр.

Балалар шәһәрчегендә өлкән буын кешеләре өчен бию буенча дәрес үткәрелде. 

Без парлы-көнкүреш биюләрен өйрәнәбез. Мин дәресләремнең кешеләргә шатлык китерүен телим, шуңа да аларны шаян формада алып барам, укучыларымнан күпне таләп итмим. Иң мөһиме, кешеләр биюдән ләззәт, күңелләренә рәхәтлек алсын. Миңа калса, кеше теләсә кайсы яшьтә биергә өйрәнә ала, иң мөһиме - теләк, - дип сөйләде үзенең түгәрәге турында Илнур Хәлимов.

Бию түгәрәгендә 8 кеше даими шөгыльләнә. Хореограф сүзләренә караганда, ир-атлар җитми, шуңа күрә хатын-кызлар кайчагында кавалер урынына да бии. 62 яшьлек Сәлисә Сөнгатуллина беренче тапкыр дәрескә килде.

Мин 20 ел социаль хезмәткәр булып эшләдем. 13 ел Күн мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе булдым. Хәзер «Яшь йөйрәкләр» ансамбленә йөрим. Мин гомер буе сәхнәдә. Әмма биюләр белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнмәдем. Иҗат безнең яшьтәге кешеләргә тормыштан ләззәт алырга, төшенкелеккә бирелмәскә ярдәм итә, - дип сөйли Сәлисә Сөнгатуллина.

Район ветераннар советы рәисе Эльгиза Фәйзуллина сүзләренә караганда, районда 10 меңгә якын пенсионер яши. – Картлык шатлык китерсен өчен кешеләр арасында булырга, алар белән аралашырга, төрле вакыйгаларда катнашырга кирәк, - дип үзенең теләкләрен җиткерде ул. Чара «Пестречинское долголетие» проекты кысаларында узды.

Без проектыбызның кешенең актив озын гомер итүенә, үзләрен күрсәтүенә, өлкән яшьтәге кешеләрнең иҗатына ярдәм итүен телибез. Өлкән буын вәкилләре җәмгыять тормышына кушылырга, сәламәтлекләре белән шөгыльләнергә тиеш. Безнең проектта өлкән яшьтәге һәр кеше үзе өчен шөгыль табачак. Бездә биюләр генә түгел, компьютер дәресләре дә, финанс грамоталылыгы, спорт та бар, - дип сөйләде «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Эльвира Хәйруллина.

Бию буенча дәрес сишәмбе һәм җомга көннәрендә узачак. Барлык кызыксындырган сораулар буенча «Кайгырту» социаль үзәгенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса