Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Шәлечә “Ягез әле, егетләр!” һәм “Ягез әле, кызлар!”

Соңгы араларда Шәле мәдәният йортында кызыклы бәйгеләр үткәрелеп кенә тора. Залда энә төртерлек урын да юк иде.

21 февральдә "Ягез әле, егетләр!" үткәрдек. 6 мартта Шәле мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган "Ягез әле, кызлар!" бәйгесе үткәрелде. Бәйгедә 2 команда: "Авыл кызлары" һәм "Яшь йөрәкләр" командалары катнашты. Алар сәламләү, аркан тарту, баланы бишек җыры җырлап йоклату, мөнәҗәт, әниләр көненә багышланган нәфис сүзгә, күмәк бию, җыр, фольклор, мода һ.б. төрләр буенча ярыштылар.

Безнең өчен олы шатлык, хөкемдарлар булып Татарстанның атказан артислары авылдашыбыз Ренат Шәмсетдинов, Лилия Мәхмутова, стажлы хөкемдарларыбыз Мансур Галиахметов һәм Фәрит Хайруллиннар утырдылар.

30 елдан артык традиция буенча бара торган "Ягез әле, егетләр!", һәм "Ягез әле, кызлар!" бәйгеләре озак еллар дәвам итсен дигән теләктә калабыз. Ә инде бәйгедә катнашкан ике камандаларга тамашачылар олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса