Татарстанда кинотеатрларны ачу планлаштырылмаган
Мәдәният

Татарстанда кинотеатрларны ачу планлаштырылмаган

Хәзерге вакытта республика коронавирус инфекциясе пандемиясе белән бәйле чикләү чараларын бетерүнең икенче этабында тора.

Татарстанда әлегә биналарда кинотеатрлар ачарга планлаштырылмый. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Бүген без икенче этапта торабыз, һәм биналарда кинотеатрлар ачу турында сүз бармый. Алар әлегә ябык», — диде Авдонина.

Татарстанда өченче этапка күчү йоктырылган Covid-19 таралу коэффициенты күрсәткече 0,5 процентка җиткәч булачак. Бүгенге көнгә Татарстан Республикасында ул 100 мең кешегә 0,8-0,9 процент тәшкил итә.

Искәртәбез, 15 июльдән Татарстанда сәүдә үзәкләре һәм җәмәгать туклануы объектлары эшен яңадан башлап җибәрде.