Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Театрга сәяхәт

15 сентябрьдә К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында VI татар театры фестивале ачылды. Бу фестиваль атаклы драматург, артист һәм режиссер К.Тинчуринның 125 еллыгына багышланган.

Безнең Иске Шигали урта мәктәбе 9, 10, 11 сыйныф укучылары фестиваль ачылу тантанасының шаһиты булды. Искиткеч гүзәл мизгелләр кичердек без бу кичәдә. Монда мәдәният министрлыгының ярдәмчесе Кадрия Идрисова, татар язучылары, артистлары, укучылар килгән иде. Зал шыгрым тулы. Ремонттан соң театр бинасы танымаслык булып үзгәргән. Мондагы матурлыкка таң калдык. Фестиваль К.Тинчурин "Американ" комедиясе белән ачылды. Уйнап та күрсәттеләр инде безгә артистлар! 19 нчы гасыр башындагы татар байларының тормышы проблемаларын шундый оста итеп күрсәттеләр, минем рус телле укучыларыма хәтле "супер" диделәр. Бу кичәдә рәхәтләнеп ял иттек, бик күп яңа мәгълүмат алдык, ТНВ телевидениесенә интервью бирдек, Тинчурин артистлары белән фотога төшеп, театр тарихына кердек. Фестиваль 21 нче сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Монда республиканың барлык театрлары чыгыш ясаячак. Районның татар теле укытучыларына әйтәсе килгән сүзем шул: укучыларыгызны театрга алып барыгыз, үкенмәссез. Шулай итеп эшләсәк кенә без татар театрына, аның тарихына мәхәббәт, хөрмәт тәрбияли алабыз. Моннан 100 ел элек үк бөек шагыйребез Г.Тукай "Театр нурга, яктылыкка илтә" дип тикмәгә генә язмаган бит инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса