Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Теләгең булса, җыр табыла

Бер ел элек Богородск авылында күпфункцияле үзәк ачылган иде. Кыска вакыт эчендә монда йолдызчыклар да кабынырга өлгерде. Аларның исемнәре республикада танылды.

Милена Сәлимгәрәева, Камила Гафурова, Данил Ярочкин турында безнең сайтта язган бар. Алар "Талантлар канатында" Халыкара балалар һәм яшүсмерләр фестиваль-бәйгесендә катнашты.

Фестивальдә сигез яшьлек Милена Сәлимгәрәева III дәрәҗә лауреат булды һәм медаль алды. Ул туган телендә җыр башкарган бердәнбер катнашучы иде. Җиде яшьлек Камила Гафурова ике номинациядә катнашты. Ул "Конферанс" номинациясендә - I дәрәҗә, ә "Эстрада вокалы" номинациясендә III дәрәҗә дипломант булды, шулай ук медаль алды. Аларга шулай ук III дәрәҗә лауреат сертификатлары да тапшырдылар.

Ике кызның да җитәкчесе Богородск авылы күпфункцияле үзәгендә эшләүче Алсу Гафурова. Ул "Талантлар канатында" бәйгесенең ел саен үткәрелүен, анда төрле номинацияләрдә 600дән артык бала катнашуын билгеләп үтте. Фестивальдә катнашу өчен бөтен дөньядан килгәннәр. Иң яшь катнашучы Беренче май авылыннан биш яшьлек Данил Ярочкин иде. Аның җитәкчесе - Людмила Михайлова. Ул "Эстрада вокалы" номинациясендә II дәрәҗә дипломант булды. Бу аның зур сәхнәгә икенче генә чыгуы.

Богородск авылы клубы җитәкчесе Лилуза Сафина яшь артистлар уңышларына сөенүен яшерә алмады:

- Бүгенге көндә бездә 11 түгәрәк эшли. Алар арасында хореография, вокал, театр, спорт түгәрәкләре бар. Вокалга гына да 60лап бала йөри. Түгәрәкләргә барлыгы 100дән артык кеше йөри. Халык үзәккә тартыла башлады, - диде.

Лилуза Сафина сүзләренә караганда, бәйрәм көннәрендә тамашачылар залы кеше белән шыгрым тулы була. Богородскилылар анда бәйрәм булачагын яхшы белә. Яңа ел бәйрәмен генә алыйк. Анда барлык яшь җырчылар катнашкан, бик кызык һәм күңелле булган.

Алсу Гафурова укучылар өчен иң кызу чор хәзер. Алар "Питрәч йолдызчыгы"нда катнашырга әзерләнә. Ике җыр әзерлиләр. Шуңа да репетицияләрен калдырмыйлар.

Сүз уңаеннан, җыр түгәрәкләренә ике малай теләп йөри. Миша Бочков һәм Богдан Гаделян җырларга яратулары турында әйттеләр. Кайбер малайлар аларның җыр белән мавыгуларына сәерсенеп караса да, алар моңа карап яраткан шөгыльләрен ташламый. Мөгаен, моңарда аларның сәнгать җитәкчеләре Алсу Гафурованың максатчан, нык ихтыяр көчле булуы зур роль уйныйдыр. Ул үз эшен, балалар белән шөгыльләнергә яратуы турында сөйләде. Шулай ук ул җырларга ярата. Хәзерге вакытта гаиләсе белән чираттагы бәйгегә әзерләнә. Гомумән, аның музыка белән мавыгуы очраклы гына түгел. Ул балачактан җырлаган. 10 яшьтән флейтада уйный башлаган. Соңрак саксофон, синтезаторны үзләштергән. Алсу әйтүенчә, хәзер талантлы балалар бик күп. Аларга тиешле мөнәсәбәт, игътибар бирергә генә кирәк.

- Балаларның күбесе чыгыш ясарга тели, әмма оялалар, - ди ул. - Балага үз-үзенә ышаныр өчен мөмкинлек бирергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса