Алга
  • Рус Тат
  • Әти-әниләр сынатмый

    Шәле мәдәният йортында ел саен уздырыла торган традицион әти-әниләр концерты уздырылды.

    Әле күптән түгел генә укытучылар коллективы Шәле сәхнәсен дер селкеткән иде, инде чират әти-әниләргә дә җитте. Бу концерт авылда көтеп алынган бәйрәм. Халыкның бик күп җыелуын мәдәният йорты каршындагы машиналардан да белеп була. Клуб каршының машина базарыннан бер дә ким җире юк, берсеннән-берсе затлырак автомобильләр әллә ничә рәт булып тезелешкән. Ә эчкә керсәң, тамаша карарга җыелган халыкның күпләренең кулларында чәчәкләр булуын күрергә мөмкин. Әле ремонтлап та җибәрсәләр, Шәле клубының Камал театрыннан бер җире дә ким булмас иде.
    Сәхнә артында тамаша алдыннан була торган җанлылык, ыгы-зыгы артистлар үз рольләренә әзерләнә. Алып баручы - Шәле кызы, КФУның журналистика факультеты студенты Алия Шаһвәлиева катнашучыларны барлап чыкты да, концертны башлап җибәрде. Берсеннән-берсе яхшырак номерлар сәхнәдә куелып кына торды. Концерт "Елмай-шоу", "Татарча солянка" кебек заманча тамашалардан бер дә ким булмады. Һәр номер җиренә җиткереп әзерләнгән иде.
    Бу концертта мәктәптә укучы баласы булган һәрбер ата-ана катнашырга тиеш иде. Әлбәттә, бөтен кешене сәхнәгә куып менгереп булмый. Ләкин сәләте булган, моңа кадәр төрле чарада катнашкалаган әти-әниләрнең чарада катнашмавы бер дә күңелле түгел. Концерт карарга килгән җирдән, балаң өчен сәхнәгә менеп бер җыр җырлап төшү авыр түгел бит. Кайбер әниләр авырыксынмаган, берничә номер әзерләгән. Киләсе елларда калган әти-әниләрнең дә актив булуын теләп калабыз.
    Концерттан кергән акчаны әти-әниләр мәктәпкә тапшырды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: