Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Әтинең бүләктән бәхете бар аның”

Инде вәгъдә иткәнебезчә, җирле редакция "Батыр" комплексында әбүнәчеләребездән килгән квитанцияләр буенча "Бүләк уйнату" чарасын үткәрде. Яңа ел алдыннан узганга, заллар бәйрәмчә бизәлгән иде. Һәм шушы бәйрәмчә халәткә тагын да ямь өстәп, бәхетле бүләк ияләренең йөзләре балкыды. Төп бүләк - электр иттарткычы Питрәчтә калды. Аның хуҗасы - Нигъмәтҗанов Хәмит.

Иң элек шуны әйтеп үтәргә кирәк, әлеге чара сигезенче тапкыр үткәрелә. Беренчесен 2010 елның июлендә уздырган идек. Укучыларыбыздан барлыгы 500 квитанция җыелды. Былтыр 400 иде. Шулай итеп бүләк отарга теләүчеләр артканнан арта бара.
Без бу юлы 26 бүләк уйнаттык. Шуларның иң күбе Питрәчтә калды. Алты бүләк Колайга китте. Калганнары Ленино-Кокушкино, Чыты, Белкино, Татар Казысында яшәүче әбүчәчеләребезгә туры килде. Аларның һәммәсен дә бүләк отулары белән тәбрик итәбез, сөенечләрен уртаклашабыз.
Инде бәхетлеләрнең фамилияләрен һәм бүләкләрен атап үтәм:
1 нче бүләк иясе Колайдан Алексеева. Аңа тоз-борыч савытлары чыкты.
2 нче бүләккә Ленино-Кокушкинодан Хәсәнова ия булды. Ул яңа ел шарлары җыелмасын отты.
3 нче бүләк Чытыда яшәүче Гайнетдиновага насыйп булды. Ул Яңа ел рәсемнәре төшерелгән чәйгә хуҗа булды.
4 нче бүләк Питрәчтә яшәүче Садретдиновада. Аңа гриль пешерү җайланмасы чыкты.
5 нче бүләк Белкинога туры килде. Хуҗасы Жандарова. Ул - фен иясе.
6 нчы бүләк Татар Казысыннан Кәримуллинга чыкты. Аңа хуҗабикә өчен алъяпкыч туры килде.
7 нче бүләк Питрәчтән Ксенофонтовада. Аңа косметика җыелмасы чыкты.
8 нче бүләк хуҗасы шулай ук Питрәчтә яши. Бу - Насретдинова. Ул эскәтер иясе булды.
9 нчы бүләкне Колайдан Аппалонова ала. Аңа иләк-кружка чыкты.
10 нчы бүләк Питрәчтә торучы Газимовка чыкты. Аңа азык-төлек контейнеры туры килде.
11 нче бүләк шулай ук Питрәчтә яшәүче Кашбулинага чыкты. Ул чәй өчен набор алып китте.
12 нче бүләк иясе дә Питрәчтән. Бу - Смирнова. Аңа 4,5 килолы кер порошогы чыкты.
13 нче бүләк Колайдан Мингалиевада. Аңа чәч алу машинасы чыкты.
14 нче бүләк иясе Ленино-Кокушкинодан Яруллина. Аңа электр чәйнеге чыкты.
15 нче бүләк Питрәчтә торучы Сорокинада. Аңа керамикадан эшләнгән камыр пешерү савыты чыкты.
16 нчы бүләк иясе Васинада. Ул су фильтры алачак.
17 нче бүләккә Колайдан Карпова ия. Аңа үтүк чыкты.
18 нче бүләк Белкинодан Петровага чыкты. Ул ремонт өчен набор иясе.
19 нчы бүләк Питрәчтән Толстовага туры килде. Ул урын-җир комплекты иясе.
20 нче бүләкне Питрәчтә яшәүче Демидова алачак. Аңа радиоприемник чыкты.
21 нче бүләк иясе Колайдан Хөснетдинова. Ул пычаклар җыелмасы алып китте.
22 нче бүләк Питрәчтә калды. Аның хуҗасы - Вәлитов. Аңа термос чыкты.
23 нче бүләк Питрәчтән Кушниковага чыкты. Ул ДVД проигрыватель алды.
Һәм инде соңгы өч бүләк хуҗаларын язып үтәм. Питрәчтә яшәүче Попов кәрәзле телефон отты. Шулай ук Питрәчтән Бәйрәмова кәрәзле телефонга ия булды. Төп бүләгебез иясе - Питрәчтән Нигъмәтҗанов. Аңа электр иттарткычы тапшырылды.
Аның бүләген кызы Алсу кереп алып чыгып китте. Сөенечле хәбәрне аңа Тюлюкова Анна кереп әйткән Һәм без "Батыр"дан киткәләгәнче, ул чабып керде.
- Безнең әтинең бүләктән бәхете бар аның. Әле беркөнне Казанга Зелгреска баргач та, сюрприз бирделәр үзенә. Бу иттарткыч әтигә бик зур Яңа ел бүләге дә булыр. Әле аның быел юбилее да.
60 яшен тутырды, - диде ул әтисе өчен чын күңелдән сөенеп.
Аның артыннан ук бастырып, кәрәзле телефон хуҗасы Бәйрәмовның да тормыш иптәше Фәния ханым керде. Аңа безнең хезмәттәшебез чылтыратып өлгергән булган.
- Безнең Илдус бик везучий ул. Элегрәк магнитофон отканы бар иде. Без бик канәгать. Ә район газетасының икесен дә укыйбыз: татарчасын да, урысчасын да. Рәхмәт сезгә! - дигән сүзләрен әйтте ул.
Ә дүшәмбе калган бүләк отучылар берәм-берәм килеп, үзләренә чыккан бүләкләрен алып киттеләр. Иң беренче булып "Айгөл"дә тәрбияче булып эшләүче Надежда Кушникова керде.
- Миңа бүләк отуым турында группама йөрүче Зиләнең әтисе әйтте. Мин башта шок хәлендә идем. Сүз дә әйтә алмый тордым. Бик сөендем. Бу бит Яңа ел алдыннан яңа өебезгә дә бүләк бит. Рәхмәттән башка бер сүзем дә юк, - дип эчкерсез тойгыларын җиткерде ул да.
Инде чара турында да берничә сүз язып үтим. "Бүләк уйнату"га керешкәнче, залдан тамашачылар арасыннан жюри сайлап куелды. Алар барлыгы 3 кеше.
- Һәрбер квитанцияне ачып карап, тикшереп тордык. Бүләкләр дә бик әйбәт, көндәлек кирәкле товарлар. Җиңүчеләрне котлыйм, - диде жюри әгъзасы Елена Корябина үз фикерен җиткереп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса