Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Туган якларымны данлап җырлый, сабантуйның язгы тургае

Иртәгә, 7 июньдә, питрәчлеләр милли татар бәйрәме Сабантуйны билгеләп үтәчәк. Җем-җем иткән чыклы үләннәрдән Җилкендереп чаба атлары. Сабантуйга - хезмәт бәйрәменә Ашыгалар яше-картлары.

Сабантуй ерак үткәннәрдә яралып, һәр буын тарафыннан сакланып, яңа бизәкләр белән баетылып безнең көннәргә кадәр килеп җиткән иң олы һәм кадерле бәйрәм ул. Сабантуйның тагын бер үзенчәлекле сыйфаты бар - ул төрле милләт вәкилләрен үз тирәсенә җыя, якынайта, халыклар арасында дуслык багланышларын ныгыта, дустанә яшәргә өнди.

Сабантуй хезмәтчәннәр өчен язгы кыр эшләреннән соң күңелле ял итеп алырга һәм башкарылган эшләренә йомгак ясарга яхшы мөмкинлек ул.
Хөрмәтле игенчеләребез һәм терлекчеләребез! Сез искиткеч бәйрәмгә олы кунаклар булып килерсез. Игенчеләребезнең фидакарь хезмәте нәтиҗәсе буларак, районда язгы кыр эшләре кыска вакытта һәм яхшы сыйфат белән башкарылды. Терлекчеләребез дә үзенчәлекле һәм авыр кышлату чорын уңышлы үттеләр. Бу көннәрдә мул савым алу өчен тырышып эшли һәм хезмәт нәтиҗәләре безне куандыра.
Сабантуйда игенчелек һәм терлекчелек алдынгыларының исемнәре аталачак, аларга җылы сүзләр әйтеләчәк. Без шушы хезмәт батырларына рәхмәт әйтәбез һәм олы хөрмәтебезне җиткерәбез.
Сабантуйны язгы кыр эшләре тәмамлангач, печәнгә төшәр алдыннан, авыл халкына җәйге вакытта бераз ял бирү максатыннан, җәен үткәрү гадәткә керә.
Тагы да шунысына тукталасы килә - Сабантуй үткәрүнең бердәм билгеле бер формасы барлыкка килә яисә борынгы йолалар яңалары белән алышына, элеккегеләре бүгенге көндә кулланылмый башлый.
Мәсәлән, бүгенге көндә "ботка" пешерү өчен азык-төлек җыю юкка чыкты - тары боткасы, карга боткасы... Йорт буйлап буялган йомыркалар җыю гадәтен дә хәзер күрмәссең, яисә балалар тарафыннан башкарылган йола моментлары хәзер бәйрәмнән төшеп калган.
Хәзер Сабантуй дәүләт бәйрәме статусын алды: чара үткәрү вакыты, урыны турында карарлар, указлар чыгарыла, югары рангтагы җитәкчеләр арасыннан оештыру комитетлары билгеләнә.
Сабантуй - чын мәгънәсендә милли рух җәүһәре, татар халкының үзенчәлекле мәдәниятының бетмәс-төкәнмәс чишмәсе, аның рухи торышы, һәм талантларны ачу өчен бик яхшы мөмкинлек, җитезлектә, тапкырлыкта көч сынашу.... Сабантуй турында бөтендөньяга билгеле булыр һәм ул Бөтендөнья мирасы исемлегендә лаеклы урынны алыр дип ышанасы килә.


Элекке еллардагы кебек үк ул авыл хуҗалыгы предприятиеләре, оешмалар, учреждениеләр һәм район мәктәпләре коллективлары парады белән башланачак. Ул сәгать 10да башлана.
Аннары спортның төрле төрләреннән ярышлар булачак. Шуларның иң тартып торганы - милли көрәш. Аны иртәнге сәгать 8дә башлап җибәрәчәкләр һәм төштән соң сәгать 4тә тәмамлаячаклар. Сабантуйның абсолют батырына "Лада Калина" автомобиле тапшырылачак.
Сабантуйның бизәге - ат чабышларында барлык теләгәннәр катнаша ала. Алар сәгать 12дә башлана. Шунысы игътибарга алырлык, ат чабышларында җиңүчене бик шәп приз - мотоцикл көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса