Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Туым Җондызы” чикләрен киңәйтә

Республикабызда бишенче ел рәттән "Туым Җондызы" керәшен җырларын башкаручы яшь җырчылар фестивале үткәрелә. Әгәр элек ул Казанда гына үткәрелә торган булса, узган елдан бирле фестивальнең географиясе киңәйде: хәзер ул зоналар буенча үткәрелә.

2011 елда фестивальдә катнашучыларны Мамадыш, Кайбыч һәм Зәй районнары кабул итте. Ә 2012 елда турлар Менделеев, Әлмәт һәм Питрәч районнарында үтте. Безнең районда зона туры 21 декабрьдә бик матур гала-концерт белән тәмамланды. Анда республика фестиваленең номинантлары катнашты.
Фестивальдә катнашучылар Питрәчкә иртәнге сәгать 10 га җыелды. Мәдәният йорты җыр-моңга күмелде, төрле милли костюмнардан күзләр камашты. "Туым Җондызы" фестивален оештыру комитеты рәисе, "Туганайлар" газетасының баш редакторы Людмила Белоусова сүзләренә караганда, Россиядә ногайбәк, Алабуга, Зәй, Чистай, Питрәч кебек керәшен төркемнәре бар икән. Аларның һәрберсенең үз җырлары, үз киемнәре, үзләренең кабатланмас төсмерләре бар. Бу көнне район мәдәният йортында керәшен мәдәниятенең искиткеч гүзәллеген күрергә мөмкин иде. Мисал өчен, "Казан" ансамбле бик матур Кайбыч керәшеннәре биюен, Балык Бистәсеннән килгән "Чулпы" ансамбле Раштуа бәйрәме күренешен күрсәтте. Алар әбиләренең кулдан тегелгән күлмәкләрен кигәннәр иде. Шулай ук әбиләренең сандыкларында көмеш талир тәңкәләр дә сакланган. Питрәч мәдәният йорты сәхнәсендә чыгыш ясаганда, Людмила Белоусова әлеге фестивальнең максаты да нәкъ менә керәшен милли мәдәниятен саклау максатыннан оештырылуын әйтеп китте:
- Өлкән буыннар китә, ә без традицияләрне яшь буынга калдырырга тиешбез. Югыйсә, безнең мәдәниятебез бөтенләй юкка чыгачак...
Шунысы куанычлы, быел "Туым Җондызы" фестивалендә катнашучыларның яше тагын да яшәргән. 25 яшькә кадәр яшьләрдән тыш, сәхнәгә 5 яшьлек балалар да чыкты. Сайлап алу турының Питрәчтә үтүе безнең район өчен тагын да уңышлы булды, иң күп номерлар безнеке иде. Моңа жюри әгъзалары да игътибар иткән, фестивальнең иң актив катнашучылары булып Балык Бистәсе һәм Питрәч районнары билгеләнде. Зона туры нәтиҗәләре буенча да питрәчлеләргә тиңнәр булмады. Үз яше категориясендә 1 нче урынны Альберт Хәммәдиев алды. Аны жюри "Халык таланты" дип атады. Шулай ук безнекеләр ике 2 нче урынга да лаек булды. Болар: Лариса Горшунова һәм Алия Егорова. Керәшен Сәрдәсенең "Чулпы" ансамбле. Алар халык милли традицияләрен саклаган өчен Диплом белән бүләкләнде.
Барлык җиңүчеләр дә гала-концертта катнашты. Номинантлар 26 гыйнварда Казан яшьләр үзәгендә узачак сайлап алу турында катнашачак. Анда да җиңгән очракта, катнашучыларны гала-концерт көтә. Сүз уңаеннан, әлеге гала-концертта узган ел уздырылган "Туым Җондызы" фестиваленең җиңүчесе - Питрәчтән Лиана Дементьева да катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X