“ВПЕРЕД”–“АЛГА” ГАЗЕТАЛАРЫ РЕДАКЦИЯСЕ “Үз ветераннарыгызны яздыр” акциясе игълан итә
Питрәч пенсионерлары, ветераннары - безнең иң тугры укучыларыбыз.
Әмма аларның район газетасына язылырга һәрвакытта да мөмкинлекләре юк. Без алар өчен яңа акция игълан итәбез. Редакция үз ветераннарын район газетасына яздырды инде. Хәзер без предприятие һәм оешма җитәкчеләренә мөрәҗәгать итәбез: коллективларыгызда озак еллар хезмәт куйган ветераннарыгызны 2017 елның беренче яртыеллыгына безнең газетага яздырыгыз. #Подпиши своих ветеранов акциясенә кушылыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа