Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Яшь буын булганда мәдәният үсә, яңара (+фото)

    Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылы мәдәният йорты үзешчән талантлары белән дан тота.

    Сүз "Сәяр" юмор-концерт төркеме турында бара. Алар инде биш ел дәвамында район авыллары халкын үзләренең моңлы һәм дәртле җырлары белән сөендерәләр. Аларның эшчәнлекләре белән якыннанрак танышу өчен төркем җитәкчесе Айдар Маннапов һәм сәнгать җитәкчесе Марина Мухина белән әңгәмә кордык.

    - Сезнең төркем ничек оешты?

    - Чынлыкта без бер төркем булып оешырбыз дип башыбызга да китермәдек. Һәркайсыбызны да иҗади эшчәнлек кызыксындыргач, бер төркем булып оешып киттек.

    - Төркем буларак беренче тапкыр чыгыш ясавыгызны хәтерлисездер инде?

    - Әлбәттә. Төркем буларак без беренче тапкыр моннан 5 ел элек чыгыш ясадык. Ул вакытта без әниләребезгә концерт программасы куйган идек. Алар, һәрвакыттагыча, бик канәгать калдылар. Шуннан бирле без сәхнә тормышында кайнашабыз.

    - Төркемегезнең исеме "Сәяр" дип атала. Бу сүз нәрсәне аңлата?

    - "Сәяр" дигән сүз аһәң, моң дигәнне аңлата. Сүзнең сыйфатларына артистизм, гуманизм, хәрәкәттә булу керә. Әлеге сыйфатларга нигезләнеп, без төркемебезнең исеме итеп бу сүзне сайларга булдык.

    - Төркемегездә ничә кеше? Хәзерге вакытта нәрсә белән шөгыльләнәләр?

    - Төркемебездә дүрт кыз һәм бер егет. Аллага шөкер, һәрберебез дә югары уку йортларында белем алабаз. Республика, район күләмендә уза торган барлык чараларда да актив катнашырга тырышабыз.

    - Шулай ук әле сез балалар белән дә актив шөгыльләнәсез икән?

    - Әйе, чыннан да, без аларга төрле концерт-чараларда белгәннәребезне өйрәтергә тырышабыз. Хәзерге вакытта унбиш бала "Елмай" бию төркеменә йөри. Бу төркем безнең кул астында әкренләп үсә бара. Аларның мәдәният өлкәсе белән кызыксынулары безне бик тә сөендерә.

    - Ничә ел инде иҗади эшчәнлек алып барасыз?

    - Биш ел инде без һаман бергә. Шул уңайдан, авыл халкы өчен юбилей концерты куярга уйладык. Ул октябрь аенда көтелә. Барлык теләүчеләрне дә үзебезнең концертта көтеп калабыз. Бик күңелле булачак!

    - Моннан тыш, сез әле тамада булып та йөрисез икән?

    - Әйе (көлә). Буш вакытларыбызда туган көннәр, юбилейлар, туйлар алып барабыз. Күп кешеләр үзләренең онытылмас бәйрәмнәрен үткәрергә чакыралар. Кыскасы, барысына да өлгерергә, актив эшчәнлек алып барырга тырышабыз.

    - Киләчәккә нинди планнар белән яшисез?

    - Алга таба да эшчәнлегебезне дәвам итәргә уйлыйк. Керәшеннәр мәдәниятен яктырту да безнең бурычка керә. Чөнки без, яшь буын булганда гына мәдәният үсә, яңара бара.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: